Социалистик Хезмәт Герое (1969), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1945, 1961).

Биографиясе

1903 елның 22 октябре, Люблин губернасы Ново-Александрия шәһәре, хәзерге Польшаның Пулавы шәһәре – 1991 елның 6 ноябре, Казан.

Б.А.Арбузов – А.Е.Арбузовның улы һәм шәкерте.

1926 елда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын тәмамлый.

1929–1935 елларда Казан ветеринария институтында эшли һәм бер үк вакытта 1931–1938 елларда Казан химик-технологик институтының синтетик каучук һәм авыр органик синтез кафедра мөдире, профессоры (1935), химик-технологик факультеты деканы (1936–1938).

1938 елдан Казан университетында, органик химия кафедра мөдире (1967 елга кадәр), химия факультеты деканы (1940–1950); сектор мөдире (1944 елдан).

1960–1989 елларда Казан университеты каршындагы Химия фәнни-тикшеренү институты директоры, органик кушылмалар төзелешен өйрәнү проблемалары лаборатория җитәкчесе (1957–1988).

Бер үк вакытта 1941–1947 елларда Казанга эвакуацияләнгән СССР Фәннәр академиясенең Органик химия институтында югары молекуляр кушылмалар лаборатория мөдире.

Б.А.Арбузов – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтын (1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Органик химия институты) оештыручы һәм беренче директоры (1958–1971), органик кушылмалар структурасы һәм реакцион мөмкинлекләре лабораториясе мөдире (1971–1989).

ТАССР Югары Совет депутаты, рәис урынбасары (1955–1966 еллар), СССР Югары Совет депутаты (1966–1989).

Фәнни иҗаты

Б.А.Арбузов – 1960–1980 елларда Казан химия фәнни мәктәбенең танылган җитәкчесе. Органик (элементорганик химия, табигый кушылмалар химиясе, стереохимия) химия һәм физик химия өлкәсендәге тикшеренүләрнең берничә юнәлеше белән җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлегенең башында (А.Е.Арбузов җитәкчелегендә) ылыслы агачлардан сумала агызу ысулын, сагыз составын һәм аны эшкәртеп табылган продуктлар – скипидар һәм канифольне өйрәнә. Бу хезмәтнең гамәли әһәмияте бик зур була, ул сумаладан алына торган скипидарны техникада яңача кулланырга мөмкинлек бирә (А.М.Бутлеров исемендәге Рус физик-химия җәмгыяте премиясе, 1928).

1929 елда Б.А.Арбузов (А.Е.Арбузов белән берлектә) триарилметил рәте ирекле радикаллары хасил булу реакциясен ача, фосфор пирокислоталары кушылмалары рәтендә үткәргән тикшеренүләре нәтиҗәсендә дару препараты пирофос һәм пестицид октаметил алына.

1930 елдан Б.А.Арбузов терпеннарның химик әверелешләрен тикшерә, тулыланмаган терпеннарның оксидлашу реакцияләренең юнәлешен, аларның оксидларының әверелеш механизмын ача. Бициклик терпеннарның алифатик булып башкача төркемләнүен (башлыча, α-пиненның аллооцименга) ача, Δ3-карен химиясе буенча тирән эзләнүләр алып бара. Диен синтезы реакциясен кулланып, левопимар кислотасының төзелешен билгели (1940).

Бөек Ватан сугышы елларында Б.А.Арбузов синтетик каучукның салкынга каршы торучанлыгын арттыру, поликонденсацияле мономерларның һәм тиоколларның яңа төрләрен табу ысуллары өстендә эшли. 1945 елдан диен синтезы өлкәсендә эшен дәвам итә. Фосфор тригалогенидларының диеннарга цикллап кушылу реакциясен ача (А.О.Визель белән берлектә). Нәантихолинэстераз фосфорорганик дару чараларын системалы өйрәнү нәтиҗәсендә медицина практикасына кертелгән димефосфон препараты ясала.

Б.А.Арбузов берничә гетероатомлы яңа тип гетероциклларны синтезлау ысулларын таба, аларның структурасын һәм үзлекләрен тикшерә (О.А.Ерастов белән берлектә). Органик һәм элементорганик кушылмаларның төрле классларының төзелеше теориясенә фундаменталь өлеш кертә.

Б.А.Арбузовның гетероцикллы молекулаларның электрон һәм пространстводагы структурасын билгеләү буенча хезмәтләре СССР Фәннәр академиясенең Д.И.Менделеев исемендәге бүләге белән бүләкләнә (1949).

Бүләкләре

Б.А.Арбузов – СССР Дәүләт бүләге (1951), Ленин бүләге (1978) лауреаты.

Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр, шул исәптән фосфор элементы ачылуга 300 ел тулу уңаеннан Париж шәһәренең Мактаулы зур көмеш медале белән бүләкләнә.

Франциянең химия җәмгыяте әгъзасы (1957), Мартин Лютер исемендәге университетның (1972, Галле шәһәре, Германия) шәрәфле докторы, Гданьск университеты шәрәфле докторы, Лодзь шәһәренең (1977, Польша Республикасы) шәрәфле гражданины.

Истәлеге

1971 елда Казанда А.Е.Арбузов музей-йорты ачыла (1993 елдан Арбузовлар А.Е. һәм Б.А. музей-йорты).

Хезмәтләре

Исследования в области изомерных превращений бициклических терпеновых углеводородов и их окисей. Казань, 1936.

О строении хлорангидрида Бойда // Арбузов А.Е. Избранные труды. М., 1952.

О новом методе получения свободных радикалов триарилметильного ряда // Арбузов А.Е. Избранные труды. С. 361–367.

Об эфирах пирофосфористой, субфосфорной и пирофосфорной кислот: 1. Этиловые эфиры, получение и свойства // Арбузов А.Е. Избранные труды. С. 377–396.

Спектры ядерного магнитного резонанса протонов и строение азинов и фенилгидразонов // Известия АН СССР. Сер. Химия. 1966. № 1 (автордаш).

Әдәбият

Абрамов В.С., Аксенов Н.Н. Борис Александрович Арбузов. Казань, 1946.

Пудовик А.Н. Борис Александрович Арбузов // Рассказы о казанских ученых. Казань, 1983.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биографическая справка. М., 1991.