А.Е.Арбузов – РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1935, 1940), Социалистик Хезмәт Герое (1957).

Биографиясе

1877 елның 30 августы, Казан губерниясе, Спас өязе Арбузов-Баран авылы – 1968 елның 21 гыйнвары, Казан.

А.М.Зайцев шәкерте.

1900 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, А.Е.Арбузов Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында эшли, профессор (1906).

1911 елдан Казан университетында, органик химия кафедра мөдире, 1922-1926 елларда физик-математика факультеты деканы. 1930–1963 елларда Казан химик-технология институтында органик химик кафедра мөдире.

Бер үк вакытта 1929–1960 елларда Казан университеты каршындагы Фәнни-тикшеренү химия институты директоры; 1945–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы рәисе һәм 1945–1965 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Химия институты директоры.

1965 елдан А.Е.Арбузов Органик һәм физик химия институтында элементорганик кушылмалар бүлеге мөдире.

А.Е.Арбузов Казан университеты каршында А.М.Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтын оештыра (1929). Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан республика бүлекчәсен оештыручыларның берсе һәм рәисе (1934–1954), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын оештыру комитеты рәисе (1945).

Күпкырлы талант иясе А.Е.Арбузов виртуозларча скрипкада уйный, соклангыч пейзажлар яза, пыяладан лаборатория приборлары эшли.

1946–1966 елларда СССР Югары Совет депутаты.

Фәнни иҗаты

Фосфорорганик кушылмаларны өйрәнгәндә, А.Е.Арбузов, А.М.Бутлеровның химик төзелеш теориясен үстереп, Казан химия мәктәбе традицияләрен дәвам итә.

«Фосфорит кислотасы һәм аның чыгарылмаларының төзелеше» («О строении фосфористой кислоты и ее производных») дигән магистрлык диссертациясендә (1905) бу кислотаның төзелешен ачыклап бирә һәм аның чиста эфирларын таба, фосфорит кислотасы урта эфирларының каталитик изомерлашуын ача (кара: Арбузов реакциясе). Бу фосфорлы кушылмаларны синтезлауның универсаль ысулы булып тора. Шушы хезмәт фосфорорганик кушылмаларның кайбер бүлекләрен системалы өйрәнүгә нигез сала (Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исемендәге Рус физик-химик җәмгыяте бүләге, 1906).

«Фосфорның кайбер кушылмалары әверелешләре өлкәсендә катализ күренеше» («О явлениях катализа в области превращений некоторых соединений фосфора») дигән докторлык диссертациясендә (1915) А.Е.Арбузов үзенең реакциясен фенилфосфинит һәм башка кислота эфирларына карата куллана һәм шулай ук изомерлашу каталитик процессын тизләтүче көчләр белән гадәти химик реакцияләр тизлегенә тәэсир итүче көчләрнең бердәмлеген күрсәтә.

А.Е.Арбузов фаразлары гомоген катализның хәзерге заман теориясе тарафыннан дәлилләнә.

Кулланылыш чикләрен киңәйтеп һәм реакция механизмын өйрәнеп, А.Е.Арбузов фосфорорганик кушылмаларның яңа классларын – фосфонкарбонат кислоталарын һәм аларның эфирларын ача һәм тикшерә, шуның белән үзе ачкан реакциянең универсальлеген һәм кулланылыш мөмкинлекләрен күрсәтә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында А.Е.Арбузов Россия хәрби сәнәгать комитетының химия секциясе кушуы буенча Казанда бертуган Крестовниковлар заводында салицил препаратларын (салицил кислотасы, натрий салицилаты, аспирин һәм башкалар) чыгаруны оештыра.

А.Е.Арбузов эшләренең бер төркеме фосфит кислотасы диалкил эфирларының таутомериясенә һәм аларның металлы ясалмалары реакцияләренә багышлана. Бу кушылмаларны тикшереп (Б.А.Арбузов белән берлектә), триарилбромметаннан триарилметил рәте ирекле радикаллары барлыкка килү реакциясен ача (1929).

А.Е.Арбузов эталон радикалга әйләнгән дивинилпикрилгидразилны таба һәм тикшерә. Соңыннан А.Е.Арбузов тарафыннан ирекле радикаллар химиясе буенча хезмәтләр электрон парамагнит резонанс ысулын кулланып үткәрелә.

Ылыслы агачлардан сумала бүленеп чыгуны өйрәнеп, А.Е.Арбузов бу үсемлекләрнең сумала юлларында көчле басым (2–3 атмосфера) күренешен таба. Сагыз бүленеп чыгуның кайбер закончалыкларын билгеләп (Б.А.Арбузов белән берлектә), сагызны очучан компонентларын югалтмыйча җыю ысулын эшли.

А.Е.Арбузов  субфосфат, пирофосфат, пирофосфит һәм фосфит кислоталарының ясалмаларын ача һәм тикшерә. Үзе ачкан күп кенә кушылмаларның физиологик активлыгын ачыклый.

Глаукомага каршы (А.И.Разумов белән берлектә) медицина практикасына кертелгән нәтиҗәле чаралар, үсемлекләрне саклау өчен инсектицид препаратлар уйлап таба.

Бөек Ватан сугышы елларында А.Е.Арбузов эшчәнлеге илне саклауга юнәлтелә. Эвакуацияләнгән СССР Фәннәр академиясе институтларын Казанга урнаштырганда аның оештыру таланты аеруча ачыла.

Сугыштан соңгы елларда А.Е.Арбузов химия тарихы буенча хезмәтләрен бастыра башлый; аның бу өлкәдә төп хезмәте – «Россиядә органик химия үсешеннән кыскача очерклар» («Краткий очерк развития органической химии в России» (1948) монографиясе. Аның тарафыннан Россия химия фәне һәм Казан химия мәктәбе тарихы буенча 70 ләп хезмәт языла.

Сугыштан соңгы елларда Э.Фишерның аномаль реакциясе барышын фенилгидразоннар һәм аларга якын кушылмалар катнашында өйрәнә (Ю.П.Китаев белән берлектә).

Б.А.Арбузов, Г.Х.Камай, А.Н.Пудовик, А.И.Разумов, В.В.Евлампиев, В.С.Абрамов, П.И.Алимов кебек галимнәрнең яңа буынын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Истәлеге

Казан урамнарының берсе, Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик-химия институты А.Е.Арбузов исемен йөртә.

1977 елда институт фасады каршына галимнең бюсты куела.

1971 елда Казанда Арбузов музей-йорты ачыла.

1997 елда Халыкара Арбузов бүләге булдырыла.

Бүләкләре

А.Е.Арбузов – СССР Дәүләт бүләге (1943, 1947) лауреаты. II, III Изге Анна, III дәрәҗә Изге Станислав орденнары, алты Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Избранные труды. М., 1952.

Казанская школа химиков. К., 1971.

Избранные работы по истории химии. М., 1975.

Избранные труды по химии фосфорорганических соединений. М., 1976.

Әдәбият

Камай Г.Х. Академик А.Е.Арбузов. К., 1952.

Академик А.Е.Арбузов – каким он был: Сб. воспоминаний. К., 1975.

Гречкин Н.П., Кузнецов В.И. Александр Ерминингельдович Арбузов. М., 1977.

Александр Ерминингельдович Арбузов: Очерки. Воспоминания. Материалы. М., 1989.

Автор – В.Г.Абзалова