- РУС
- ТАТ
Гражданнар сугышында катнашучы
1897 елның 2 мае, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы – 1920 ел, Үргәнечтә җирләнгән.
1907–1918 елларда Сембер губернасында авылдашлары Акчуриннар фабрикаларында эшли.
1918 елда Сембер губернасы башкарма комитетында, Сембер Гадәттән тыш комиссиясе, РКП(б) губкомы каршындагы мөселман секциясе әгъзасы. 1919 елда Сембер шәһәре милиция идарәсе башлыгы.
1919 елның җәеннән Кызыл Армиядә: Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, 2 нче, соңыннан 1 нче аерым Идел буе татар укчылары бригадаларының сәяси комиссары, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының «Кызыл Шәрык» агитпоезды хезмәткәре.
Караком чүлендә басмачылар отряды белән бәрелештә һәлак була.
Юсупов А. Бякир Белоусов: Документальная повесть. Казань, 1969.
Касимов Г. Б.Д.Белоусов // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.