1904 елның 26 июне, Казан губерниясе, Югары Ослан өязе Түбән Ослан авылы – 1973 елның 28 гыйнвары, Мәскәү.

Сәхнә эшчәнлеген 1918 елда Казанда И.Н.Певцов труппасында башлый.

1920–1922 елларда Казан Зур драма театры каршындагы В.С.Зотов һәм З.М.Славянова җитәкчелегендәге Казан губерниясе драма студиясендә (1922 елда – «Халык мәгарифе югары институты теоциклы») укый. Аны тәмамлагач, 1922–1924 елларда шул ук театрда эшли.

Шут, Кудряш («Василиса Мелентьева», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Николай Зубов («Павел I», Д.С.Мережковский), Лебедев («Идиот», Ф.М.Достоевский), Паншин («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев), Сперанский («Савва», Л.Н.Андреев), Яша («Чия бакчасы», А.П.Чехов), Коростылев («Тормыш төбендә», М.Горький) һәм башка рольләрне башкара. Тәнкыйтьчеләр ул уйнаган образларның төгәллегенә, колоритлылыгына игътибар итәләр.

1923–1924 елларда Татар театр техникумында укыта.

1924 елдан Мәскәүдә, Революция театрында (хәзерге В.Маяковский исемендәге театр).

1936 елдан МХАТ труппасында шактый рольләр башкара.

Кинода Валерий Чкалов (шул исемендәге фильм, 1941), Чаплыгин («Жуковский» фильмы, СССР Дәүләт бүләге, 1951) һәм башка рольләрне башкара.

Таганрог шәһәре драма театрында берничә спектакль куя.

Автор – Ю.А.Благов.