Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Итемган-Березник, Вощерма, Бучирма исемнәре белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1904 елдан), 2 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1257,3 дисәтинә тәшкил итә.

1906 елда имам Г.Минһаҗов башлангычы белән мәдрәсә бинасы төзелә һәм ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Березняк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Үзәк” колхозы (1951 елдан үзәк утары Камышлы авылында) оештырыла, 1961 елдан –“Алга” колхозы (Березняк авылы), 1993 елдан – “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Алга” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1944 елда – башлангыч, 1949 елда җидееллык, соңрак – сигезьеллык (1962 елда яңа бина төзелә), 1986 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2006 елда яңа бина төзелә). 2008 елдан Х.В.Ваһапов исемен йөртә (1949–1985 елларда мәктәп директоры, мәктәп бинасында аның исеме белән мемориаль такта куела).

Авылда “Чулпан” балалар бакчасы (1987 елдан), мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә (1965 елдан, 1967 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1971 елдан), 2 мәчет (1992 һәм 2018 еллардан) бар.

Авылда 2 төзекләндерелгән чишмә бар: “Кызлар чишмәсе” һәм “Кырмыска чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Гобәйдуллин (1941 елда туган) – спортчы, ТРның атказанган спорт остасы, 6 тапкыр РСФСР чемпионы, гер спорты буенча 13 тапкыр ТАССР чемпионы. Районда ел саен гер спорты буенча укучылар арасында Ф.Гобәйдуллин исемендәге призга турнир уздырыла;

М.А.Мәрдәнова (1933 елда туган) – РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР китапханә хезмәткәрләре отличнигы, Бучирмә авылы китапханәсе мөдире (19651994 елларда).

Халык саны

1782 елда – 82 ир-ат;
1859 елда – 496,
1897 елда – 680,
1908 елда – 698,
1920 елда – 729,
1926 елда – 594,
1938 елда – 580,
1949 елда – 421,
1970 елда – 425,
1979 елда – 398,
1989 елда – 345,
2002 елда – 383,
2010 елда – 356,
2017 елда – 370 кеше (татарлар).