Биографиясе

1935 елның 11 августында Чирмешән районы Яңа Кади авылында туган.

Казан энергетика техникумын тәмамлый (1962). 1958–1981 елларда Главтатстройның 2 нче төзү-монтаж трестында электрик, тимер-бетон әйберләр заводында, төзелеш идарәсендә баш механик, участок башлыгы.

1981–1987 елларда «Татарстан төзелеш материаллары» берләшмәсенең Казан төзелеш материаллары комбинаты директоры.

Аның җитәкчелегендә берләшмәнең Казандагы стена материаллары силикат заводы һәм төзелеш материаллары комбинаты; Әгерҗе шәһәрендә һәм Кукмара посёлогында төзелеш материаллары заводлары, Чистай шәһәрендәге кирпеч заводы реконструкцияләнә һәм техник яктан яңартып корыла. Елына 125 миллион данә шартлы кирпеч җитештерү куәте булган Алабуга керамик кирпеч заводы, Казанда керамик стена материаллары заводы төзелә.

1990–1995 елларда ТР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.