Биографиясе

1902 ел, хәзерге Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре – 1972 елның декабре, Воронеж шәһәре.

Златоустта чиркәү мәктәбен (1914), Кызыл профессура институтын (Ростов шәһәре, 1931), Кызыл профессура тарих-партия институтын (1933) тәмамлый. 1914–1919 елларда Златоуст оешмаларында эшли.

1920 елдан Кызыл Армия сафында – Польша фронтындагы 4 нче укчылар дивизиясенең 28 нче полкында пулеметчы, разведчиклар командасында политрук. 1922–1925 елларда Хәрби диңгез флотында – «Парижская коммуна» линкорында һәм «Ленин» канонер көймәсендә өлкән электрик.

1927 елдан партия эшендә: ВКП(б)ның Прохладный райкомында, аннары Кисловодск шәһәр комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1927–1929), җаваплы секретарь (1929–1930). 1930 елда Алемасов Минеральные Воды тимер юл станциясенә, соңрак Ростовтагы паровозлар ремонтлау заводына (1931–1932) партком секретаре итеп билгеләнә. 1933–1935 елларда Воронеж паровозлар ремонтлау заводында парторг; 1935–1936 елларда ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетында 2 нче секретарь.

1937 елның июль – сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык комиссары. 1937–1942 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе.

1942 елдан ВКП(б)ның Ленинск-Кузнецк, Томск, Кременчуг шәһәр комитетларында секретарь.

СССР (1937–1946), ТАССР (1938–1942) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Султанбеков Б. Кровавый след операции «Новаторы» // Страницы секретных архивов. Казань, 1994.

Петров Н.В., Скоркин К.В. Кто руководил НКВД. 1934–1941. М., 1999.