Эчтәлек

Гомер еллары: 1687 — 1758.

Арча даругасы (хәзер Кукмара районы) Адай авылыннан.

1719 елга кадәр Казан һәм Уфа өязләре арасындагы Зәй, Шушма һәм Чирмешән елгалары буеннан «буш җирләр» эзләп таба. Соңыннан чыганакларда әлеге территория Нәдер волосте буларак искә алына. Шул җирләрдә берничә татар авылын (Яңа Нәдер һ.б.) нигезләве мәгълүм.

1735–1740 еллардагы башкорт-татар кузгалышын бастыруда катнаша.

1736–1746 елларда Нәдер волосте старшинасы.

Идел-Урал төбәгендә нефтьне сәнәгый эшкәртүнең беренче омтылышлары Уразмәтов исеме белән бәйле. Уфа өязендә нефть таба, 1754 елда хөкүмәттән «нефть заводы» төзүгә рөхсәт ала. Әмма авыру сәбәпле аны төзеп бетерә һәм файдалануга кертә алмый. 1757 елда нефть эшкәртү хокукыннан мәхрүм ителә.

XVIII йөз ахырында Уразмәтов нәселе Россия дворяннары составына керә (кара Надыйровлар).

Әдәбият

Амирханов Р., Габдуллин И. Надыр Уразметов // Әлмәт — Альметьевск.К.,2003.

Автор — И.Р.Вәлиуллин