Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Урманбаш, Кичертаң исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

1907 елда авылда иске мәчет урынында яңа мәчет төзелә. Фасадлары эклектик бизәлешле татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге. Совет чорында манарасы киселә. Хәзерге вакытта эшли.

XIX йөз башында мәчетнең беренче имам-хатибы танылган педагог, дин белгече А.А. әл-Орнашбаши (?–1829) була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, җил тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1071 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Утар Аты авыл җирлеге составына керә.

Авылда китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан күп функцияле үзәктә), балалар бакчасы, мәчет бар. 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәдәният йорты

Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Күп функцияле үзәк

Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

И.Х.Галиуллин (1934–2009) – кинооператор, кинорежиссер, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФнең мактаулы кинематографисты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 52 ир заты;
1859 елда – 746,
1897 елда – 582,
1908 елда – 728 (1859–1908 елларда Кичертаң авылы халкы белән),
1920 елда – 669,
1926 елда – 637,
1938 елда – 474,
1949 елда – 575,
1958 елда – 530,
1970 елда – 478,
1979 елда – 419,
1989 елда – 363,
2002 елда – 318,
2010 елда – 263,
2015 елда – 238 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Орнашбаш авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы