Биографиясе

1915 елның 18 сентябре, хәзер Курск өлкәсенең Тим районы Тим поселогы — 1984 елның 8 декабре, Мәскәү.

Ленинград политехник институтын тәмамлый (1938), СССР ФАнең Химик физика институтында эшли (1960 елдан химик һәм биологик процесслар кинетикасы секторы мөдире). Бер үк вакытта, 1944 елдан, Мәскәү университетында, профессор (1950), СССР ФАнең Гомуми һәм техник химия бүлеге академик-секретаре (1975 елдан), СССР ФАнең химик кинетика һәм полимерларның картаюы буенча Гыйльми совет рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химик реакцияләр кинетикасына һәм механизмына карый.

Эмануэль органик матдәләрнең сыек фазалы оксидлашуы процессларының теориясе һәм практикасы үсешенә, бу процессларның гомоген һәм гетероген катализаторлары, ингибиторлары тәэсире механизмын өйрәнүгә, полимерлар деструкциясе һәм стабильләшүе кинетикасын тикшерүгә өлеш кертә. Нефть химиясендә углеводородлар һәм башка органик матдәләрнең оксидлашу реакцияләреннән оригиналь файдалану юлларын таба. Углеводородларның газ фазалы оксидлашу реакцияләрен түбән температуралы сыек фазалы оксидлашу режимнарына күчерүнең яңа принцибын тәкъдим итә, бу исә максат итеп алынган продуктларның чыгышын арттыра.

Альдегидларны газ фазалы оксидлаштыруга караган эшләре өчен СССР ФАнең А.Н. Бах исемендәге бүләгенә (1948) лаек була.

Олефин окисьларын барлыкка китерү өчен иярешле чылбыр оксидлашу реакцияләреннән файдалану мөмкинлеген күрсәтә. Стабилизаторлар нәтиҗәлелеген тикшерү ысулларын һәм полимерларның төрле деструкцияләргә каршы чыдамлылыгын күрсәтүче микъдари критерийларны эшли.

Эксперименталь һәм клиник онкологиядә ракны дәвалау нәтиҗәлелеген микъдари анализлау һәм шешләргә каршы препаратларның тәэсирен бәяләү өчен кинетик алымнар куллана. Шешләрнең башлангыч үсеше стадиясендә ирекле радикаллар процессы интенсивлашуы күренешен ача, шешкә каршы берничә препарат тәкъдим итә.

Нурланыштан зарарлану очракларында ирекле радикалларның ролен тикшерә һәм (бергәлектә) ирекле радикаллы реакцияләр ингибиторларының саклау тәэсирен таба.

СССР ФАнең 1941–1944 елларда Казанга эвакуацияләнгән Химик физика институты составында оборона өлкәсенә караган фәнни эшләрдә катнаша.

Күп кенә чит илләрнең фәнни академияләре әгъзасы.

«Успехи химии» журналы баш мөхәррире (1971 елдан).

Бүләкләре

Ленин бүләге (1958), СССР МС бүләге (1977), СССР Дәүләт бүләге (1983) лауреаты. Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе». Тынычлык һәм Дуслык (Венгрия) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Цепные реакции окисления углеводородов в жидкой фазе. М., 1965 (автордаш); 

Кинетика экспериментальных противоопухолевых процессоветлар М., 1977 (автордаш); 

Химическая физика старения и стабилизации полимеров. М., 1982 (автордаш).

Әдәбият                

Николай Маркович Эмануэль // Материалы к биобиблиографии учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1976. Вып. 58; 

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991; БСЭ. 3 изд. М., 1978. Т. 30.