Биографиясе

1953 елның 5 сентябрендә Сарман районы Әлмәт авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1976).

1975–1976 елларда «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә скважиналарны җир астында ремонтлау буенча оператор, 1976–2003 елларда «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә скважиналарны тикшерү буенча оператор, инженер, промысел тикшерүләре төркемендә өлкән геолог, цех башлыгы урынбасары, цех башлыгы, цехта өлкән геолог, технология бүлеге башлыгы, баш геолог (1992 елдан), 2003 елдан «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2014–2019).

Уйлап табуга 22 патенты бар.

Дәүләт бүләге Татарстанның авыр чыгарыла торган нефть запаслары чыганакларында ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру технологиясе комплексын эшләүдә һәм җитештерү процессына кертүдә катнашканы өчен бирелә. СССР Нефть сәнәгате министрлыгы премиясе лауреаты (1989).

Бүләкләре

Медальләр, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние глинистости пласта-коллектора на его физико-гидродинамические характеристики // Нефтепромысловое дело. 1999. № 11 (автордаш).

Совершенствование изучения геологической модели с помощью автоматизированных корреляционных разрезов // Нефтяное хоз-во. 2001. № 8 (автордаш).

Особенности разработки залежей нефти терригенных и карбонатных коллекторов месторождений НГДУ «Нурлатнефть» // Нефтяное хоз-во. 2004. № 7 (автордаш).