Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда Иске Куак авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Красный Ключ, 1937–1959 елларда – Микоян исемендәге поселок.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Чирмешән волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Мичурин авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1947 елда поселокта Микоян исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елда “1 май” колхозы (Яңа Серёжкино авылы) белән берләштерелә, 1961 елда аңа “Победа” (Мордва Кармалкасы авылы) колхозы кушыла, яңа хуҗалык Мичурин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 2008 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1961 елда поселокта сигезьеллык мәктәп ачыла, 1972 елда – урта, 1972 елда – урта, 2002 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2018 елда ябыла.

Авылда балалар бакчасы (1961 елдан, 2003 елдан яңа бинада), мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә – 1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1961 елдан), мәчет (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Подружка” вокаль ансамбле (2006 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Ахияр чишмәсе”, “Гыйльман бабай чишмәсе” бар.

Халык саны

1958 елда – 464,
1970 елда – 551,
1979 елда – 467,
1989 елда – 371,
2002 елда – 326,
2010 елда – 310,
2017 елда – 269 кеше (татарлар – 62%, чуашлар – 29%).