Эчтәлек

XII йөз ахыры – XIII йөз башында яши.

«Һибә әл-хәкаикъ» («Хакыйкатьләр җыентыгы», Истанбул, 1915) исемле поэма авторы. Бу дидактик әсәрдә сүз кеше гомеренең тиз үтүчән, җирдәге һәр нәрсәнең үзгәрүчән икәнлеге турында бара; автор тәкәбберлекне, саранлык һәм наданлыкны кире кага; гыйлемле булуның файдасы турында яза, әдәбиятны һәм фәннәрне аеруча югары бәяли.

Поэма гаруз белән язылган, текст әйтемнәргә, мәкальләргә бай, үгет-нәсыйхәтләрнең күбесе хикмәт формасында бирелә.

Әдәбият      

Краткая литературная энциклопедия. М., 1962. Т. 1.