Ык елгасы бассейнының сулъяк өлешендә, Азнакай районы Чәкән авылыннан 7 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,52 га. Озынлыгы 320 м, иң зур киңлеге 70 м (1984), уртача тирәнлеге 0,94 м, иң зур тирәнлеге 1,45 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Суы аз минеральләшкән, йомшак (катылыгы 1,96 мг-экв/л), төссез, иссез, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, үтә күренүчәнлеге 55 см.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.