200 дән артык төре билгеле, күбесенчә Евразия һәм Төньяк Америкада таралган.

ТР да 2 төре бар. Дарулы мамык үлән (A. officinale) – барлык районнарда да, дала мамык үлән (A. stepposum) күбесенчә Кама аръягында очрый. Ылыслы урманнарда, куаклар арасында, елга һәм күл ярларында, далаланган тау битләрендә үсә.

30-120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы туры, өске өлешендә тармаклы. Яфраклары гади, йомыркасыман, очлы. Чәчәкләре вак, ике җенесле, саргылт-ак төстә, куентылы чатыр яки чук чәчәк төркемендә урнашкан. Җимеше – күборлыклы ике табакча. Июнь-июльдә чәчәк ата.

Тамырча һәм орлыкларында гликозидлар, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында тамырча һәм орлыкларыннан ясалган төнәтмә диабет, йөрәк һәм бөер авыруларыннан кулланыла.

Агулы, баллы үсемлекләр.