Биографиясе

1962 елның 12 февралендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туган.

Алма-Ата гомумгаскәр командирлар югары училищесен (1983), Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар саклау академиясен (Мәскәү өлкәсе Химки шәһәре, 2001) тәмамлый.

1983–1992 елларда СССР һәм РФ Кораллы Көчләрендә җитәкче вазифалар башкара.

1992–1996 елларда Алма-Ата Гражданнар оборонасы органнарында җаваплы эшләрдә: штаб башлыгы – Алатау районы башлыгы урынбасары, әзерләү һәм өйрәтү бүлеге башлыгы.

1996 елдан Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы хезмәтендә: 1996 елдан 177 нче аерым коткару бригадасы командиры (Железногорск шәһәре) штабы башлыгы – командир урынбасары, 1999 елдан башлык урынбасары, 2008–2009 елларда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү эшләре буенча Себер төбәге үзәге башлыгының 1 нче урынбасары, 2009 елның мартыннан башлыгы (бүленеп: 2002–2008 елларда РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү эшләре министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсе башлыгы).

2001 елда Ленск шәһәрендәге (Саха-Якутия Республикасы) су басуларны бетерү өчен җыелма мобиль отряд әзерләү эшенә җитәкчелек итә.

2003 елдагы җир тетрәүләрдән соң Алтай Республикасы халкына гуманитар йөк, төзелеш материаллары җыю һәм тапшыру эшен оештыруда, 2009 елда Саян-Шушенский ГЭСындагы (Хакасия Республикасы) аварияне бетерүдә катнаша.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.