- РУС
- ТАТ
туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1940), профессор (1931), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1950)
1886 елның 2 октябре, Самара губернасы Сызрань шәһәре – 1980 елның 27 сентябре, Казан.
Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1916), шунда ук эшли.
Көнбатыш Себер һәм Көньяк Урал буенча туфракны өйрәнү экспедицияләрендә катнаша.
1921–1932 елларда Омск авыл хуҗалыгы институтында, 1932–1976 елларда Казан университетында, 1957 елга кадәр туфрак белеме кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1925–1928 елларда Көнбатыш Себер өлкәсе авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә фәнни тикшеренүләрне җитәкли, 1928–1932 елларда Себер туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында, 1946–1950 елларда СССР Фәннәр академиясе Биология институтының Казан бүлегендә.
1950–1970 елларда Бөтенсоюз туфрак белгечләре җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе.
Хезмәтләре туфракның сеңдерү мөмкинлегенә, органик күкерт бүленеп чыгу методикасына, туфракның уңдырышлылыгына һәм аны культуралаштыруга карый. «Татарстан туфраклары» («Почвы Татарии», 1962) китабын төзүче һәм мөхәррире.
Казан туфрак белгечлеге фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
Ленин, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Коллоидно-химический состав почв Предволжской части ТАССР и приёмы повышения их плодородия. Казань, 1952.
Влияние полезащитных лесных полос на почвы. Казань, 1959 (автордаш).
Краткая характеристика почв и агропочвенных районов Татарской АССР. Казань, 1963.
Изменение свойств лесостепных почв под влиянием окультуривания. Казань, 1969.
Гумус почв Волжско-Камской лесостепи и его роль в плодородии. Казань, 1972 (автордаш).
Чернозёмы Татарии. Казань, 1976 (автордаш).
Колоскова А.В. Михаил Александрович Винокуров (к 75-летию со дня рождения) // Почвоведение. 1962. № 4.
Колоскова А.В. Вклад М.А.Винокурова в развитие почвоведения (к 100-летию со дня рождения) // Почвоведение. 1987. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.