Биографиясе

1906 елның 6 декабре, Екатеринослав губернасы, хәзерге Ростов өлкәсе, Сальский районы Егорлык авылы – 1996 елның 14 марты, Казан.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1931 ел), Үзбәкстан ССРның «Калининнефть» трестында эшли.

1947–1957 елларда «Татнефтегазразведка» трестында идарә башлыгы, 1957–1959 елларда Татарстан ХХС идарәсендә нефть бүлеге башлыгы, 1959–1962 елларда «Үзбәкнефтегазразведка» трестында идарә башлыгы.

Ромашкино (СССР Дәүләт бүләге), Яңа Елховой, Бондюг, Нурлат һәм Татарстандагы башка нефть чыганакларын ачуда катнаша.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.