Биографиясе

1924 елның 3 июле, Уфа шәһәре – 2006 елның 31 июле, Мәскәү.

1948 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлый. 1950–1982 елларда Мәскәү өлкәсенең фәнни-тикшеренү клиник институтында эшли, 1982 елдан Н.А.Семашко исемендәге Балаларга диагноз кую һәм дәвалау үзәге табибәсе (Мәскәү).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балаларда күз авырулары, тамырлар һәм эндокрин авырулар (гипертония, шикәр авыруы, симерү) вакытында күрү органнарындагы үзгәрешләрне өйрәнүгә карый. Байтирәкова тарафыннан шикәр авырулы балаларда офтальмоплетизмография, фотокалиброметрия ярдәмендә күз тамырларында үзгәрешләр башлануына диагноз кую ысуллары эшләнә һәм гамәлгә кертелә; диабет авыруы вакытында күз яшендә шикәр микъдарын билгеләү методикасы эшләнә.

Хезмәтләре

Сложные офтальмоскопические изменения и их диагностика. М., 1965 (автордаш).

Проекционная фотокалиброметрия сосудов сетчатки. М., 1975 (автордаш).