Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. Реолюциягә кадәрге чыганакларда Архангельское буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда чиркәү, җил тегермәне була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 186,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Абдул авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Красное Пламя» колхозы оештырыла. 1953 елдан авылда – Фрунзе исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1963 елдан – «Алга» колхозы (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1870 елда – 398,
1913 елда – 266,
1920 елда – 283,
1926 елда – 216,
1938 елда – 272,
1949 елда – 288,
1958 елда – 212,
1970 елда – 108,
1979 елда – 51,
1989 елда – 18,
2002 елда – 12,
2010 елда – 9,
2020 елда – 14 кеше (руслар).