Башлыча, урмансыз төбәкләрдә тарала. Үзле балчыкка туралган салам яки башка җепселле материаллар (талкыш, кибәк һ.б.) кушып эшләнә. Саманның җылылык үткәрүен киметү һәм суга чыдамлыгын арттыру өчен, 1 куб м балчыкка 15 кг чамасы туралган салам (5–10 см озынлыкта) кушыла.

Саман яхшылап шомартыла, тәүлек дәвамында суда җебеми, гадәттә, кысылу ныклыгы 15–25 кг/см тәшкил итә; үлчәмнәре (см): зурлары – 40×19×13, уртачалары – 36×17×13, ваклары – 33×16×22. 1 куб мсаманның авырлыгы 1400–1600 кг. 1950 еллар урталарына кадәр Татарстанда авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында абзар-куралар, колхоз-совхозларда терлек тораклары саманнан төзелә. Төзелеш материаллары сәнәгате үсү белән, саман элеккеге әһәмиятен югалта.   

Автор – Г.Я.Мәүлетова