Административ-территориаль буйсынуы

1920–1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан поселок Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ульяновка  авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Нагорный” колхозы оештырыла. 1946 елгы мәгълүматлар буенча Ворошилов исемендәге колхоз (үзәк утары – Ульяновка авылы), аның составында Нагорный поселогы була, “Нагорный”һәм Ворошилов исемендәге хуҗалыкларга бүленә. 1951 елда “Нагорный” хуҗалыгы яңадан Ворошилов исемендәге колхозга керә, 1957 елда XX партсъезд исемендәге колхоз (үзәк утары – Ульяновка авылы) итеп үзгәртелә, 1971 елда – Ворошилов исем колхоз. 1996 елдан – Ворошилов исемендәге крестьян хуҗалыклары кооперативлары ассоциациясе, 2002–2007 елларда Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2016 елларда “Ульяновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1949 елда – 203,
1958 елда – 126,
1970 елда – 161,
1979 елда – 136,
1989 елда – 76,
2002 елда – 78,
2010 елда – 76,
2020 елда – 60 кеше (чувашлар).