Тарихы

1731 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч, икмәк киптергеч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 964,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Абдул авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Трактор» колхозы оештырыла. 1953 елдан авылда – Фрунзе исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1963 елдан – «Алга» колхозы (үзәк утары – Иске Абдул авылы), 1989 елдан – бүленеп чыккан Сәйдәшев исемендәге колхоз (үзәк утары – Мерәс авылы), 1996–2001 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2005 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

И.Ш.Шәкүров (1935–1996) – хирург, ТАССРның атказанган табибы, Ленин, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1870 елда – 367,
1897 елда – 527,
1913 елда – 645,
1920 елда – 623,
1926 елда – 452,
1938 елда – 452,
1949 елда – 263,
1958 елда – 289,
1970 елда – 322,
1979 елда – 247,
1989 елда – 178,
2002 елда – 251,
2010 елда – 261,
2020 елда – 214 кеше (татарлар).