Тарихы

1690 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Михайловский исеме белән дә искә алына. Казан губернасының Зөя өязе һәм Түбән Новгород губернасыннан, алпавыт Молоствовларның крепостной крестьяннары күчереп утыртыла.

Риваятьләр буенча, бер үк исемдәге татар авылы Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килә, аның аша Биләрдән Болгарга юл уза. XVIII–XIX йөзләрдә авылда алпавыт Молоствовлар, Оболенскийлар һәм Голицыннарның биләмәләре урнаша.

1861 елгы реформаларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, йон-тукыма ману, тегү тарала.

1761 елда алпавыт М.Д.Молоствов акчасына Михаил Тверской чиркәве төзелә, 1892 елда архитектор П.М.Тюфилин проекты буенча реконструкцияләнә (1930 елларда ябыла, эклектика элементлары белән классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Ф.Л.Молоствовның хуҗа йорты, Михаил Тверской чиркәве, земство (1868 елда ачыла, 1883 елга кадәр чиркәү-приход), авыл хуҗалыгы мәктәбе, 6 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, йон-тукыма ману йорты, 1 зур, 3 вак-төякләр кибете, рус токымлы мөгезле эре терлек, ат заводлары эшли. XX йөз башыннан 1917 елга кадәр сату эше, вак-төякләр һәм вак һөнәрчелек кәсепчелеге үсеш ала.

Авыл җәмәгатенең имана җире 401 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волосте үзәге.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Кызыл Бистә авыл җирлегендә.

1954–1956 елларда авыл өлешчә Куйбышев сусаклагычының су басу зонасыннан күчерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Возрождение” колхозы оештырыла. 1957 елдан – “Краснослободский” совхозы (үзәк утары – Кызыл Бистә авылы), 1997 елдан “Краснослободский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Ширбәт шәһәрлеге (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Ширбәт II–V торулыклары (буралы курган культурасы);
  • Ширбәт I–III авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Ширбәт каберлеге (гомумболгар истәлеге);
  • Ширбәт-Утрау I, VIII, X (буралы курган культурасы), II, IX (неолит – энеолит), IV–V (неолит – соңгы бронза чоры) туктаулыклары;
  • Ширбәт-Утрау торулыгы (буралы курган культурасы, Казан яны культурасы);
  • Ширбәт-Утрау I, II авыллыклары (Имәнкискә культурасы);
  • Ширбәт-Утрау каберлеге (буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

П.Я.Гурьянов (1918–1960) – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша;

В.П.Ушакова (1941 елда туган) – РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1710 елда – 119,
1782 елда – 358 ир-ат;
1795 елда – 977,
1859 елда – 1238,
1884 елда – 1186,
1897 елда – 1150,
1908 елда – 1424,
1910 елда – 1558,
1920 елда – 1559,
1926 елда – 1176,
1931 елда – 1627,
1938 елда – 669,
1949 елда – 428,
1957 елда – 550,
1958 елда – 688,
1970 елда – 325,
1979 елда – 151,
1989 елда – 33,
2002 елда – 33,
2010 елда – 4,
2021 елда – 5 кеше (руслар).