Тарихы

1760–1780 елларда Иске Иштирәк авылыннан (хәзер ТРның Лениногорск районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Бәкер-Иштирәк исеме белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, читкә китеп эшләү тарала.

1890 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, су тегермәне була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1507 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Иштирәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Чишмә” колхозы оештырыла, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз бригадасы итеп үзгәртелә. 2002 елда “Керкәле” ябык акционерлык җәмгыяте составына керә, 2010 елдан – “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты, китапханә, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында “Бәкер” курорты урнашкан. 1933 елда табиб М.Игънатьев башлангычы белән ачыла. Курортның 400 урынга исәпләнгән өч дәвалау корпусы бар, диагноз кую лабораториясе, функциональ диагноз кую кабинеты, ләм һәм физиологик дәвалау бүлекләре, физик күнегүләр белән дәвалау заллары эшли. Дәвалау комплексы ләм, душ, ванналар, ингаляцияләр, диетик тукланулардан гыйбарәт.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Бакыр чишмәсе”, “Изгеләр чишмәсе”, “Су башы чишмәсе”, “Таш чишмә”, “Күкертле су”.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Бәкер табылдыгы (бронзаның соңгы чоры дәвере истәлеге) һәм Бәкер курганнары төркеме.

Халык саны

1795 елда – 43 ир-ат;
1859 елда – 117,
1897 елда – 689,
1926 елда – 673,
1938 елда – 623,
1949 елда – 619,
1958 елда – 649,
1970 елда – 696,
1979 елда – 605,
1989 елда – 642,
2002 елда – 690,
2010 елда – 619,
2017 елда – 645 кеше (татарлар).