Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның октябрь–декабрь айларында Казанда аена 2 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барысы 5 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — В.Бартош.

Актив авторлар арасында — Н.Новиков, Б.Розинский, В.Язвицкий.

Журналдагы бүлекләр: «Беллетристик әсәрләр», «Шигырьләр», «Үзебезнеке», «Чит илдә», «Әдәбият һәм театр хәбәрләре», «Гигиена», «Төрлесеннән».

Юнәлеше

Редакция журнал битләрендә иҗтимагый тормышның хәлиткеч проблемаларын әдәби һәм публицистик формада чагылдырырга, «әдәби үрләрдә яңа йолдызлар кабызу» өчен, төбәкнең иң яхшы язучылары иҗаты белән таныштырырга тырыша.

Журнал 1905–1907 елгы революция дулкынында барлыкка килә һәм революцион-демократик юнәлеш ала. Һәр санның беренче битендә көрәш һәм яңа тормышның җиңүе рухы белән сугарылган шигырьләр басыла.

Журналда кечкенә күләмле әдәби әсәрләр: шигырьләр, хикәяләр, сатирик-юмористик язмалар урын ала.

Басмада Бартошның (псевдоним Муравей) «Яктырта, тик җылытмый» («Светит да не греет»), «Көрәш» («Борьба») повестьлары басыла. Бартош журналда дөнья күргән публицистик мәкаләләрнең дә авторы була.

«Муравейник» социал-демократларны әйдәп баручылар дип саный, барлык алдынгы көчләрне Конституцияне әзерләү һәм 1905 елның 7 октябрь Манифесты игълан иткән хокук һәм ирекне тормышка ашыру өчен берләшергә чакыра, сәяси тоткыннарга өлешчә амнистияне хуплап чыга.

Редакция Учредительләр җыенын чакыру идеясен яклый, законнар чыгару функцияләреннән азат Дума булдыруны яклаган уң карашны алга сөрүчеләрне тәнкыйтьли.

«Муравейник»та Көнбатыш Европа социал-демократлары эшчәнлеге тәфсилләп яктыртыла.

Журналда чиновникларның бюрократлыгы көлкегә алына: алар «галиҗәнаплар», «өстәл башлыклары» һәм «өстәл асты башлыклары» дип атала.

«Авыл ихтыяҗлары» исемле мәкаләләр сериясе басыла, аларда крәстияннәрнең фәкыйрь тормышы тасвирлана, аграр мәсьәләнең хәл ителмәве авылдагы социаль киеренкелекнең төп чыганагы булуы ассызыклана.

Мәкаләләрдә авыл мәктәпләрендә гомуми белем бирүне кертү, һәр урында игенчелек һәм һөнәрчелек мәктәпләре ачу, халык укытучыларының ролен күтәрү һәм аларның матди хәлләрен яхшырту мәсьәләләре күтәрелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов