Б.Д.Греков – СССР Фәннәр академиясе академигы (1935; мөхбир әгъза 1934), СССР Архитектура академиясе академигы (1941). Польша һәм Болгария Фәннәр академияләре әгъзасы (1947), Белоруссия Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1947).

РСФСР (1947–1950) һәм СССР (1950–1953) Югары Сооветы депутаты.

Биографиясе

1882 елның 9 апреле, Полтава губернасы Миргород шәһәре – 1953 елның 9 сентябре, Мәскәү.

Б.Д.Греков Мәскәү университетын тәмамлый (1907).

1910–1916 елларда Петербург университеты приват-доценты, 1916–1920 елларда Симферополь университеты профессоры.

1921 елдан Б.Д.Греков СССР Фәннәр академиясендә. 1937 елдан СССР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры.

Бер үк вакытта 1944–1946 елларда СССР Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты, 1946–1951 елларда Славяннарны өйрәнү институты директоры. 1946–1953 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тарих һәм философия бүлегендә академик-секретарь; Ленинград һәм Мәскәү университетлары профессоры.

Бөек Ватан сугышы вакытында Б.Д.Греков Казан университеты һәм педагогия институты профессоры (1941–1942).

Хезмәтләре Новгород, Борынгы Русь һәм Көнчыгыш славяннар, рус крәстияннәренең социаль-икътисади тарихына карый.

Күп санда тарихи чыганакларны, шул исәптән «Материалы по истории Татарской АССР: Писцовые книги города Казани 1566–1568 гг. и 1646 г.» (Л., 1932) бастыра.

А.Ю.Якубовский белән берлектә «Золотая Орда: очерки истории Улуса Джучи в период сложения и расцвета в XIII–XIV вв» монографиясен яза. Соңрак монографиянең 2 нче басмасы «Золотая Орда и ее падение» исеме белән нәшер ителә. Бу хезмәт Алтын Урда тарихын өйрәнүдә мөһим адым булып тора, анда әлеге дәүләтнең Русь дәүләте белән мөнәсәбәтләре ачыла.

Б.Д.Греков татар халкының болгарлардан килеп чыгышы теориясен яклый.

Шулай ук кара: СССР Фәннәр академиясе фәнни сессиясе, 1946, 25–26 апрель.

Бүләкләре

Б.Д.Греков – СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1943, 1948, 1952).

Ике Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новгородский Дом Святой Софии: опыт изучения организации и внутренних отношений крупной церковной вотчины. Санкт-Петербург, 1914.

Монастырское хозяйство XVI–XVII веков. Ленинград, 1924.

Материалы по истории волнений на крепостных мануфактурах в XVIII в. М. – Л., 1937.

Золотая Орда: очерки истории Улуса Джучи в период сложения и расцвета в XIII–XIV вв. Л., 1937.

Киевская Русь. М. – Л., 1939.

Культура Киевской Руси. М. – Л., 1944.

Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Крестьяне на Руси с древнейших времен до XVII в.: в 2 кн. М., 1952–1954.

Избранные труды: в 4 т. М., 1957–1960.

Әдәбият

Борис Дмитриевич Греков: Материалы к библиографии ученых СССР. М. – Л., 1947.

Мавродин В.В. Борис Дмитриевич Греков. Л., 1968.

Черепнин Л.В. Отечественные историки XVIII–XX вв. М., 1984.

Автор – Е.Б.Долгов