Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, сарык тиресе иләү, күмәч пешерү.

1773 – 1775 еллардагы Крәстиян кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет (1813 елдан билгеле), мәдрәсә, мәктәп (1859 елдан), печән кабул итү пункты, икмәк саклау-сату кибете, 12 кибет бар, җомга саен базар була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2093 дисәтинә тәшкил итә.

Мәдрәсә 1893 елдан эшли. 1912 – 1913 елларда 150 шәкерт укый; 1918 – 1920 елларда драматург Риза Ишморат укыта. Мәдрәсә каршында тегүчелек, балта эше остаханәләре эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә. 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Кормаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Кызыл әләм” май-сөт артеле булдырыла, соңрак – май заводы.

Күмәкләштерү елларында авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла. 1950 елда аның составына “Коминтерн” (Кыр-Каентүбә авылы), “Дамир” (Яңа Балтач авылы), “Эскадрон” (Иске Балтач авылы), “Альянс” (Шәбез поселогы) колхозлары керә. 2008 елдан “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1958 елда сигезьеллык, 1976 елда – урта (1985 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (бина 1966 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, “Ирек” мәчете (1995) бар.

Мәдәният йорты каршында театр коллективы (1950 елдан, 1996 елдан – халык театры, җитәкчесе – В.В.Хаҗиева), “Чишмә” бию коллективы (1968 елдан, 1974 елдан – халык бию коллективы, җитәкчесе – И.М.Хаҗиев) эшли.

1986 елда мәктәптә “Туган як һәм аның кешеләре” музее ачыла (оештыручысы – Л.В.Каһиров). Музей фондында рәссам, скульптор З.Р.Басыйрованың 70 тән артык әсәре тупланган, экспозиция төбәк тарихына багышлана.

1993 елда Иске Кормаш урта мәктәбендә авыл мәдрәсәсенә нигез салучы мулла Ә.Ш.Дәүләтъяровка (? – 1919) истәлек тактасы ачыла.

Күренекле кешеләре

М.А.Ардуанов (1888 – 1959) – Березники химия комбинаты төзелешендә җир казучы-бетончылар удар бригадасы бригадиры (Пермь өлкәсе), Ленин ордены кавалеры, 1989 елда авылда аңа һәйкәл куела (скульптор – З.Басыйров);

З.Р.Басыйров (1927 – 2000) – скульптор, Башкортсанның халык рәссамы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, Акмулла исемендәге бүләк лауреаты;

К.Г.Гарипов (1925 – 1986) – галим агроном, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, Актаныш районы “Коммунизмга” колхозы рәисе (1969 – 1986 еллар);

В.М.Маликов (1924 – 1992) – скульптор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, Кызыл Йолдыз, беренче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;

Ә.Г.Сәфәргалин (1922 – 1975) – нәкышьче, график, Украина ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 662,
1870 елда – 741,
1897 елда – 973,
1920 елда – 1138,
1926 елда – 1069,
1938 елда – 1012,
1949 елда – 676,
1958 елда – 650,
1970 елда – 797,
1979 елда – 688,
1989 елда – 491,
2002 елда – 459,
2010 елда – 451,
2015 елда – 378 кеше (татарлар).