Чүмеч. 582–602 еллар

Көмеш; уеплау, алтын йөгертү. Перещепино хәзинәсе (Кубрат хан хәзинәсе). Дәүләт Эрмитажы

Гамәли бизәлеш сәнгате халык (традицион яки үзешчән) һәм профессиональ иҗат төрләренә аерыла.

Татар халкында гамәли бизәлеш сәнгатенең традицион төрләре булып чигү, укалап чигү, хаттатчылык, келәмчелек, каюлы күн, металлны нәфис эшкәртү, агачка уеп бизәк төшерү һәм язу, ташка уеп бизәк төшерү, сәнгати туку, зәргәрчелек сәнгате һ.б. исәпләнә. Алар нәфис һөнәрчелек, халык нәфис кәсепчелеге рәвешендә, ә XX йөз башларыннан профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар иҗатында үсеш ала.

Бизәкле сугыш балтасы. Безнең эрага кадәр VI–IV йөзләр

Бронза, кою. Ананьино культурасы. Татарстан Милли музее

Муенса. X–XII йөзләр

Көмеш, җепкыр. Идел буе Болгар дәүләте. Татарстан Милли музее

Тарихы

Татар халкының, аның борынгы бабаларының гамәли бизәлеш сәнгате Азия (Монголиядәге Ноин-Ула, Алтайдагы Пазырык курганнары сәнгате ядкәрләре), Арал алдындагы «саз шәһәрлекләре», Таштык (Урта Енисей) һ.б. археологик культуралар һәм безнең эрага кадәр 1 меңьеллык – безнең эраның IV йөздәге Көнчыгыш Европа дала күчмә кабиләләре (скифлар, сарматлар, һуннар), урта гасырлар башларындагы Төрки (VI–VII йөзләр), Хәзәр (VII–X йөзләр) каганлыклары һәм Бөек Болгар (VII йөз) кебек дәүләтләрнең мәдәниятеннән башлангыч ала.

Көнчыгыш Европа территориясендә күпчелек очракта табылган кызыл төстәге пыяла кашлы бизәмәләр, сугыш коралларының аерым өлешләре, ат дирбиясе әйберләре – һун-болгар (IV–V йөзләр) гамәли бизәлеш сәнгате үрнәкләре. Болгар аксөякләре хәзинәләрендә һун-болгар төсле каш стилендәге, алтыннан һәм көмештән эшләнгән, җепкыр һәм бөртек белән бизәлгән асылташ һәм пыяла кашлы бизәмәләр, савыт-саба, сугыш кораллары табылды (Перещепино, Сент-Миклош хәзинәләре һ.б.).

Археологик казылмалардан күренгәнчә, Татарстан территориясендә гамәли бизәлеш сәнгате тарихы борынгы община дәвереннән үк башлана. Буралы курган, Абашево, Казан яны дип исемләнгән һ.б. археологик культуралардагы керәч һәм металл бизәмәләр үрнәкләре бакыр һәм бронза дәверләренә карый.

Ананьино кабиләләре культурасында (безнең эрага кадәр VIII–III йөзләр) гамәли бизәлеш сәнгатенең югары формалары – вак пластикалы геометрик фигуралар һәм зооморф бизәкләр, «җәнлек стиле» мотивлары (поши, болан, ат, аю, кабан, бөркет сурәтләре һ.б.) белән бизәкләнгән көнкүреш кирәк-яраклары, сугыш кораллары, алтын, бронза һәм сөяктән ясалган әйберләр очрый. Табылдыклар арасында балчыктан эшләнгән йола киемендәге хатын-кыз сыннары, кабер ташларына уелган ялгыз сугышчы сурәтләре дә бар.

Сармат культурасы (безнең эрага кадәр IV–III йөзләр) ядкәрләренә, нигездә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге каберлекләрдән табылган аерым керәч һәм металл эшләнмәләр карый.

Пьянобор кабиләләре сәнгатенә (II–V йөзләр) эполет рәвешендәге зур кием каптырмалары, тимерчыбык муенсалар, каз һәм үрдәк тәпиләре рәвешендәге чигә асылмалары, төрле формадагы алкалар, шөлдерле асылмалар кебек металл бизәмәләр һәм бигрәк тә җәнлекләр, кошлар һәм кеше чалымнары тупланган фантастик сурәтләр (хайван танаулы кошлар, шулай ук кеше гәүдәсен хәтерләткән, күкрәк турына битлек куелган ике яисә өч башлы кошлар) хас.

Урта гасырлар башы гамәли бизәлеш сәнгатенә Имәнкискә һәм Турбаслы археологик культураларындагы көнкүреш кирәк-яраклары җыелмасы, һуннарның кайбер табылдык әйберләре карый (бронза казаннар, хәрби дирбия өлешләре).

Чигә алкалары. Идел буе Болгар дәүләте. XII гасыр

Алтын, бакыр, чүкү, үрү, филигрань, бөртекләү. Мәрҗани фонды

Чүлмәк. X–XII йөзләр

Әвәләп ясалган керәч. Татарстан Милли музее

Болгар дәвере

Элгәреге (VIII–X йөзләр) гамәли бизәлеш сәнгате үрнәкләре металл эшләнмәләр (камәр эленмәләре, ат дирбиясе әйберләре, кием бизәмәләре), зәркән бизәмәләр (муенса, алка, беләзек, йөзекләр һ.б.), әвәләп ясалган һәм яндырылган керәч әйберләр (комган, касә, көнкүрештәге башка төрле савыт-саба), сөяктән уеп эшләнгән тараклар, пычак саплары, орчыклар һ.б. сакланып калган. Болгар «җәнлек стиле» җирле фауна мотивларының өстенлеге, тыныч, салмак хәрәкәтле, күркәм кыяфәтле, яхшы теләкле булып тасвирланулары белән аерылып тора. Ул VIII–XII йөзләр гамәли бизәлеш сәнгатендә үсеш ала (Болгар сәнгате).

X–XII йөзләр Идел буе Болгар дәүләтенең гамәли бизәлеш сәнгате образлар тудыру рәвеше мәҗүси мифологиянең һәм Салтау-Маяк культурасы традицияләренең ислам әхлагы кысаларында урта гасырлар символизмына таба үсеше белән аерылып тора. Әлеге дәүләтнең авылларында һәм шәһәрләрендә һөнәрчелек (металл эшкәртү, зәркәнчелек, керәч җитештерү һәм күн эшкәртү) югары үсеш ала, җитештерелгән продукция Европа, Үзәк Азия илләренә, Себергә һәм Ерак Көнчыгышка, Төньяк халыкларына җибәрелә.

Болгар осталары алтын, көмеш, бакыр, бронза, тимер кебек металларны һәм аларның катнашмаларын нәфис эшкәртү алымнарын камил дәрәҗәдә үзләштерәләр, урта гасырларда Европада зәркән бизәмәләр (Болгар чигә асылмасы), өс киеме бизәмәләре, ат җигү дирбиясе, хәрби корал, көнкүреш кирәк-ярагы җитештерүдә үзенчәлекле җепкыр һәм бөртекләү сәнгатен барлыкка китерәләр. Төсле буяулар һәм бизәкләр белән зиннәтләнгән керәч савыт-саба җитештерелә, күп төрле эшләнмәләр арасында борыннарын һәм тоткаларын бизәүдә вак пластика (ат, поши, кыр үгезе, үрдәк, әтәч башлары, тәкә, аю сыннары рәвешендә) кулланылган кувшиннар игътибарга лаек. Геометрик фигуралар һәм үсемлек рәвешендәге бизәкләр белән кушылган зооморф мотивлар (хайван һәм кошларның еш кына вак пластикада стильләштерелгән сурәтләре белән) сөяктән ясалган әйберләрне (пычак, камчы, кашык саплары, җәя сырты) бизиләр. XIII йөз башыннан чәчәк-үсемлек орнаменты һәм гарәп язуы рәвешендәге бизәк еш кулланыла (Орнамент).

Ялтыравык йөгертелгән чынаяк кирпеч. XIII–XIV йөзләр

Фрагмент. Майолика. Татарстан Милли музее

Алтын Урда чоры

Алтын Урда дәверендә гамәли бизәлеш сәнгате яңа баскычка күтәрелә, ул зәркән сәнгате (алтын һәм көмеш бизәмәләр), металлны нәфис эшкәртү (торевтика), керәч сәнгате өлкәләрендә (ялтыравыклы савытлар, майоликалы һәм мозаикалы плитәләр) югары казанышларга ирешә.

Кабер ташының бер өлеше. XIII–XIV йөзләр

Таш, уеп бизәк ясау. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы

Казан ханлыгы дәвере

Гамәли бизәлеш сәнгатенең Казан ханлыгы дәвереннән сакланып калган азсанлы үрнәкләре арасында татар зәркәнчеләренең сирәк очраучы югары зәвык белән эшләнгән әсәрләре (алтын җепкырлы каптырмалар, аксөякләр өс киеменең бизәк сәдәфләре, Коръән тартмачыклары һ.б.), шулай ук керәч осталарының (формалары һәм бизәлешләре ягыннан күптөрле савыт-сабаның археологик калдыклары), ташка уеп бизәк төшерүчеләрнең (бизәкле кабер ташлары), күнгә бизәк төшерү һәм тегү осталарының (Казан Кремлендә табылган аяк киеме кисәкләре) эшләнмәләре бар. Башка татар ханлыкларының сәнгате (Кырым ханлыгыннан тыш), сакланып калган материалларның җитәрлек булмавы сәбәпле, өйрәнелмәгән диярлек.

Яка чылбыры. XIX йөзнең икенче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә, аметист, топазлар; җепкыр. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

XVI–XVIII йөзләр

XVI йөз уртасыннан Татарстан территориясенә рус гамәли бизәлеш сәнгате үтеп керә, ул өйдә җитештерү, шәһәр һәм авыллардагы нәфис һөнәрләр, кәсепләр рәвешендә үсә. XVI–XVII йөзләрдә Казан һәм Зөя һөнәрчелек үзәкләре булып әверелә; нәфис керәч, зәркән сәнгате әсәрләре эшләнә (Казан көмешчеләре). Рус булмаган халыкларга тимерчелек белән шөгыльләнү патша боерыгы тарафыннан тыелу сәбәпле, XVII йөздән металл эшкәртү тулысынча диярлек рус осталары кулына күчә.

XVIII йөздән керәч сәнгате, агачны, күнне нәфис эшкәртү, бизәкләп туку кебек һөнәрләр Казан губернасы шәһәрләрендә генә түгел авылларында да тарала. Хатын-кыз монастырьларында шәхси заказлар буенча һәм сату өчен чигеп (көнкүреш әйберләре), укалап чигеп (чиркәү тукымалары), тукып (тукылган билбаулар) бизәкләнгән киң кулланылыш әйберләре җитештерелә. Казан Богородица хатын-кызлар монастыренда меңгә якын оста эшләгәне мәгълүм.

Традицион гамәли бизәлеш сәнгатенең безнең көннәргә кадәр сакланып калган төп өлеше XVIII йөз – XX йөз башына карый. Милли классик сәнгать үсеше дәверендә (Бизәлеш сәнгате) күн каю, укалап чигү, зәркән сәнгате, металлны нәфис эшкәртү, туку, чигү, костюм сәнгате, киез басу, ташка уеп бизәк төшерү, агачка уеп бизәк төшерү һәм язу кебек төрләр чәчәк ату чоры кичерәләр.

XVIII йөз – XX йөз башы гамәли бизәлеш сәнгате төрләрен функциональ яктан 2 төркемгә берләштерергә мөмкин:

  • беренче төркем матди-киңлек мохите, көнкүреш һәм йолалар бизәлеше, өйләрнең тышкы һәм эчке күренеше белән бәйле;
  • икенче төркем милли кием-салым җыелмасына багланышлы.

Чигү, туку кебек төрләр исә йолалар һәм өйләрнең эчке бизәлеше белән бәйле әйберләрдә дә, киемнәрдә дә кулланыла. Алар өй шартларындагы һөнәрчелек, шәһәр һәм авылларда нәфис һөнәрләр рәвешендә үсеш кичерә. Һөнәрханәләрдә осталар тәрбияләнә һәм, гадәттә, якын туганнардан торган артельләр оеша, аерым заказлар буенча эшләүче осталар да үсеп чыга. Осталык серләре һәм эш кораллары буыннан-буынга сакланып килә һәм атадан улына яисә кызына, мәсәлән, зәркәнчелектә, мирас булып күчә.

Тастымал. XIX йөзнең икенче яртысы

Киҗе-мамык тукыма, ефәк җепләр; элмәләп чигү. Татарстан Милли музее

Сөлге башы. XIX йөз

Фрагмент. Асалап сугу. Татарстан Милли музее

Намазлык. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Киҗе-мамык тукыма, йон җеп; чигү, келәм җөе. Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее

XIX йөз урталарыннан

XIX йөз урталарыннан Казан губернасына кергән шәһәр һәм авылларда татар һәм рус халык нәфис кәсепчелеге барлыкка килә – каелып бизәлгән татар аяк киемнәре һәм укалап чигелгән эшләнмәләр (Күн эшләү һөнәрчелеге), киезләр һәм тукылган келәмнәр, рус һәм татар халкы традицияләрендә ясалган зәркән эшләнмәләре һәм бизәмәләре (Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе), тимерчелек эшләнмәләре (Чабакса һөнәр-сәнгать остаханәсе), челтәр (Челтәр бәйләү), керәч әйберләр (Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәсе) җитештерү үсеш ала. Казанда һәм Казан артында милли зәркән бизәмәләрен җитештерү һөнәрчелек үзәкләре барлыкка килә.

Аерым яисә кечкенә артельләргә берләшеп эшләүләренә карамастан, көмешче осталар иҗаты югары дәрәҗәдә үсеш кичерә. Сорау буенча, яисә сәүдә өчен әйберләр җитештерүче һөнәрчелек остаханәләре, шулай ук Әстерхан, Касыйм, Оренбург, Троицк, Тубыл, Төмән, Томск, Җаек, Уфа һ.б. шәһәрләрдәге татар бистәләрендә туплана. Күп кенә авылларда көнкүреш әйберләре җитештерү төп шөгыльгә әверелә. Осталар арасында читкә барып эшләү киң тарала: балта осталары, тегүче, читекче, зәркәнчеләр акча эшләү максатында Идел аръягына, Урал алдына, Себер, Казакъстан һәм Урта Азиягә юнәләләр. Алар ясаган әйберләргә, бигрәк тә ул төбәкләрдәге татарларның гына түгел, башкорт, казакъ, үзбәкләрнең кайбер төркемнәре киеменең бер өлешенә әверелгән зәркән бизәмәләргә һәм каюлы аяк киеменә ихтыяҗ зур була.

Татар гамәли бизәлеш сәнгатендәге камил образлылык, бизәү, орнамент һәм төсләр белән эшләү алымы өлкәләрендәге казанышлар күрше халыклар (башкорт, чуаш, мари, удмурт, рус), Урта Азия (казакъ, үзбәк, кыргыз, төрекмән) һәм кайбер Кавказ (азәрбайҗан һ.б.) халыклары сәнгатенә сизелерлек йогынты ясый.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында арзанлы фабрика продукциясенең киң таралуы, көнкүреш мәдәниятенең үзгәрешләр кичерүе һәм Европа модасы йогынтысы нәтиҗәсендә гамәли бизәлеш сәнгатенең күп кенә традицион эшләнмәләре, аерым алганда, милли киемгә кергән борынгы бизәмәләр, баш, өс һәм аяк киемнәренең аерым төрләре, шулай ук кайбер төр тукымалар, киезләр, зәркән сәнгатендә катлаулы, кыйммәтле технологияләр (күпертмә һәм челтәрле җепкыр, бөртекләү, чүкеп бизәк төшерү), нигезле һәм күп көреле тукучылык һ.б. юкка чыга.

Казан татарларының аксяк хатын-кызлары киеме. XIX йөзнең икенче яртысы

Татарстан Милли музее

«Ай-йолдыз» бизәкле калфак. XIX йөзнең икенче яртысы

Бәрхет, ука җепләр, канитель; укалап чигү. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Ирләр түбәтәе. XIX йөзнең икенче яртысы

Бәрхет, ука җепләр, канитель, ялтыравыклар, трунцал; укалап чигү. Татарстан Милли музее

XX йөздә

XX йөздә традицион халык һәм профессиональ гамәли бизәлеш сәнгате нәфис мәдәниятнең мөстәкыйль тармаклары буларак үсеш алалар. Профессиональ гамәли бизәлеш сәнгате өлкәсендә рәссамнарның Казан сәнгать мәктәбе берләштергән интернациональ коллективы оеша. 1920 елларда хезмәт һәм көнкүреш киемнәренең, татар милли киеме төрләренең яңа шартларга яраклаштырылган эскизлары һәм эксперименталь модельләре, күн эшләнмәләр, басма бизәкле тукыма, агачка уелган бизәк үрнәкләре эшләнә (Н.И.Коробцова, Д.М.Федоров, И.А.Никитин, П.М.Байбарышев, А.Г.Платунова, Г.И.Сатонина һ.б.). Казан сәнгать мәктәбендә керәч остаханәсе оештырыла, 1927–1929 елларда аның укучылары Б.И.Урманче җитәкчелегендә нәфис эшләнмәләрнең үрнәкләрен эшлиләр.

Традицион гамәли бизәлеш сәнгате авыл көнкүреше өчен кирәкле эшләнмәләр җитештерүче халык кәсепчелеге һәм өй һөнәрләре рәвешендә кустарь сәнәгать кысаларында үсә. Гражданнар сугышы һәм аннан соңгы җимереклекләр зыян китерүгә карамастан, агачны нәфис эшкәртү, чигүле баш киемнәре, каюлы күн аяк киемнәре, зәркән эшләнмәләр, челтәр җитештерү белән мәшгуль булган һөнәрләр сакланып кала.

Халык осталары (кустарьлар) артельләргә берләшәләр. 1920 еллар ахырында Казанда Кустарьлар һәм һөнәрчеләр җәмгыяте оеша, ул үзендә меңгә якын останы берләштерә, 1920–1927 елларда Кустарьчылык музее эшли. Халык осталарының эшләнмәләре (каюлы күннән тегелгән аяк киемнәре, диван мендәрчекләре, зәркән бизәмәләр) чит илләргә чыгарыла, алар Мәскәүдә узган Бөтенсоюз кустарь сәнәгать күргәзмәсендә (1923) һәм «СССР халыклары сәнгате» күргәзмәсендә (1927), Парижда (1925), Монце-Миланода (1927), Лейпцигта (1928) һ.б. чит ил шәһәрләрендә үткәрелгән бизәлеш сәнгате күргәзмәләрендә уңыш казаналар.

Шулай да гамәли бизәлеш сәнгатенең күп кенә төрләре акрынлап юкка чыга бара. Илдә бу продукцияне сатып алуга ихтыяҗ кимү бу күренешнең бер сәбәбе булып тора. 1930 елларның икенче яртысында илдән читкә чыгару туктатыла, бу да кәсепчелекнең икътисади хәлен нык кыенлаштыра. Бөек Ватан сугышы елларында Балык Бистәсендәге зәргәрчелек һәм челтәр бәйләү һөнәр-сәнгать остаханәләре ябыла.

1950 елларда халык осталары һәм үзешчән рәссамнар Казандагы Халык иҗаты йорты тирәсенә берләшә, анда чигү, туку, керәч, зәркән эшләренә өйрәтү студияләре эшли.

1960 еллардан башлап Казан сәнгать фонды каршында гамәли бизәлеш сәнгате профессиональ рәссамнары төркеме оеша (Э.В.Волков, Г.А.Зяблицев, В.В.Киселёв, С.Д.Кузьминых, В.О.Ковалевский, А.А.Сысоев, Б.А.Шубин, С.В.Шәкүрова һ.б.). 1981 елда Рәссамнар берлегенең Гамәли бизәлеш сәнгате секциясе ачыла. Профессиональ рәссамнар иҗаты халык гамәли бизәлеш сәнгатенең сүнүе, юкка чыга баруы, сәнәгать предприятиеләре, һөнәр-сәнгать остаханәләре продукциясенең сәнгати дәрәҗәсе түбәнәю шартларында үсә. Иң соңгы артельләр фабрика һәм комбинатлар итеп үзгәртелә, 1965 елда ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы карамагына кертелә (Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасы, нәфис кәсепчелекнең өйдә эшләүче осталары комб-ты, Казан сувенирлар фабрикасы, Арча милли аяк киемнәре фабрикасы һ.б.).

Продукцияне күпләп җитештерүгә күчү кул хезмәтеннән баш тартуга китерә, нәфис кәсепчелек сәнәгый җитештерүнең бер төренә әверелә; аларның күбесе бөлгенлеккә төшә һәм ябыла.

1990 елларда татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате традицияләрендә нәфис эшләнмәләр җитештерүче яңа үзәкләр – «Актүбә уенчыгы», «Азнакай итекләре», «Туран» фонды предприятиеләре, укалап чигү («Традиция» фонды), каюлы күн («Экоскин», «Болгари», «Презент») остаханәләре һ.б. барлыкка килә. Башлыча, татар һәм рус авылларында халык гамәли бизәлеш сәнгатенең агачны уеп бизәкләү, өйләрне төрле төсләр белән бизәү, бизәкләп тукуның гадирәк төрләре, чигү, келәмчелек кебек юнәлешләре сакланып килә.

Хөкүмәтнең Халык нәфис кәсепчелеген, гамәли бизәлеш сәнгатен саклау, яңарту һәм үстерү программасына (2000–2006) нигезләнеп, 2000 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында халык нәфис кәсепчелеге советы, 2003 елда Халык нәфис кәсепчелеген һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге (җитәкчесе Н.Ә.Мустафаев) һәм Татарстан Республикасының Һөнәрчелек палатасы оештырыла.

Профессиональ рәссамнар иҗатында гамәли бизәлеш сәнгатенең уникаль:

  • нәфис туку һәм гобелен (Г.И.Анютина, А.Н.Егоров, А.Р.Ильясова, М.С.Килдебәкова, Х.М.Шәрипов һ.б.),
  • укалап тегү һәм чигү (И.А.Галант, А.В.Липина, О.Н.Марсова, Л.Ф.Фәсхетдинова һ.б.),
  • күн эшкәртү (И.Х.Гайнетдинов, С.Ю.Гарбузова, Н.Х.Кумысникова һ.б.),
  • керәч һәм фарфор (Р.К.Закирова, Н.В.Кузьминых, И.Х.Сәлахова, Л.Н.Сафина, Ф.М.Сәхәбетдинова, Б.А.Шубин һ.б.),
  • нәфис металл (И.Н.Башмаков, Г.В.Богородская һ.б.),
  • зәркән сәнгате (И.А.Васильева, И.Г.Фазылҗанов һ.б.),
  • кием модельләү (Е.М.Борисова, Р.И.Исхаков, Р.А.Камалова, З.Н.Сафина, Л.С.Чубукова һ.б.),
  • агачка, сөяккә уеп бизәк төшерү һәм язу (В.Г.Ибраһимов, Х.Н.Латыйпов, Н.Г.Мокрецова, А.Н.Мокшин, С.А.Федотов һ.б.) кебек төрләре үсеш ала.

Һәвәскәр осталар (Ф.А.Калмурзина, А.П.Обрезкова, М.М.Фәйзрахманов, И.Х.Хәлимуллин, О.А.Черкасова һ.б.) күбесенчә сәйлән, мәрҗән белән чигү һәм тегү, челтәр бәйләү, аппликация, агачны уеп бизәү, тал чыбыгыннан, саламнан үрелгән әйберләр ясау һ.б. өлкәләрдә эшлиләр.

Рәссамнар үз иҗатларында халык нәфис кәсепчелеге традицияләренә таяналар, гамәли бизәлеш сәнгатенең борынгы технологияләрен, образлы чагылдыруның нәфис чараларын, бизәк системасын яңарталар.

Челтәр. 1920–1930 еллар

Балык Бистәсе челтәр кәсепчелеге. Татарстан Милли музее

Бизәкле тастымал. 2000

Ефәк, тукыма; тырнак алмалау. «Туран» фонды

Ваза кую өчен аслык. XX йөз башы

Металл, чүкү. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге

Шубин Б.А. Әйрән савытлары. 1975

Үзле балчык, төсле ялтыравык; кабарынкы бизәк. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Воробьев Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Бусыгин Е.П. Русское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – 1990-е гг.). Казань, 1995.

Российские промыслы: специальный выпуск. 2001. Окт.-нояб.

Изделия народных художественных промыслов и декоративно-прикладного искусства Республики Татарстан: каталог. Казань, 2002.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова