Эчтәлек

Әлмәт районында икмәк әзерләү барышында законнарны һәм хөкүмәт карарларын бозуда, крәстияннәрне җәберләү, мөлкәтләрен конфискацияләү һәм өстәмә салымнар салуда, дин тотучыларны һәм хатын-кызларны мыскыллауда гаепләнгән 20 дән артык кеше кулга алына.

Мәхкәмә утырышлары 1931 елның 26–30 декабрендә һәм 1932 елның 1–4 гыйнварында Әлмәт авылында, шул елның 18–19 гыйнварында Казанда уздырыла.

Сөләй авыл советы рәисе С.Гарифуллин, аның урынбасары М.Габдрахманов, икмәк әзерләүгә ярдәм итү комиссиясе әгъзасы И.Баһаветдинов, район профсоюз оешмасы рәисе Ш.Булгаков контрреволюцион саботаж оештыруда гаепләнәләр һәм үлем җәзасына хөкем ителәләр.

Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе Сабир Салманов, район прокуроры Л.Вәлиев, район милициясе башлыгы Салих Салманов һ.б. гаепләнүчеләр төрле елларга төрмәгә ябылуга хөкем ителәләр, 1 кеше аклана.

Әдәбият

«Альметьевское дело». Трагические страницы из истории крестьянства Альметьевского района (конец 20-х – начало 30-х годов): сборник документов и материалов. Казань, 1999.

Автор – Ә.Г.Галләмова