Тарихы

Авылга XVIII йөзнең уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (беренче алпавытлары – Змиевлар, XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында– Обалдуевлар, аннан соң аларның варислары – Ниротморцевлар). Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1813 елда алпавыт П.И.Обалдуева акчасына Николай Чудотворец приделлы һәм Архистратиг Михаил приделлы таш Рождество- Богородица чиркәве төзелә, 1937 елда ябыла, архитектура истәлеге.

1867 елда авыл крәстияне А.Матвеев чишмә янында Изге Николай Чудотворец агач кәшәнәсен төзи (сакланмаган, 2002 елда аның урынында яңа кәшәнә төзелә).

1884 елда чиркәүнең каравылчы өендә чиркәү-приход мәктәбе ачыла (кануннар укытучысы – рухани К.И.Клобуков, укытучысы – псаломчы А.П.Молчанов). 10 ир бала укый (ХХ йөз башында – 7 ир бала һәм 8 кыз бала).

1897 елда земство мәктәбе ачыла, 1910 елдан аның попечителе фон Кнорринг акчасына төзелгән йортта урнаша. 1904 елда 27 ир бала һәм 20 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда 5 җил һәм пар тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3661 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ромодан авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Победа» колхозы оештырыла, 1957 елдан – «Большевик», 1971 елдан – «Ромодан» совхозлары составында (1995–2001 елларда «Ромодан» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгылләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, китапханә, балалар бакчасы (1987 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 191 ир заты;
1859 елда – 902,
1897 елда – 1276,
1908 елда – 1455,
1920 елда – 1508,
1926 елда – 1280,
1938 елда – 702,
1949 елда – 498,
1958 елда – 445,
1970 елда – 462,
1979 елда – 358,
1989 елда – 243,
2002 елда – 254,
2010 елда – 235,
2015 елда – 225 кеше (руслар).