- РУС
- ТАТ
Православие бәйрәмнәре әһәмиятләре буенча олы, урта һәм кече төркемнәргә бүленәләр. Бәйрәм көннәре — Юлиан календаре (иске стиль дип йөртелә), пасха көннәре ай календаре буенча билгеләнә.
Иң олы православие бәйрәмнәре — Иисус Христосның Яңадан терелүе (Светлое Христово Воскресение), Пасха.
Уникеле (двунадесятый) дип йөртелә торган бәйрәмнәр (славянча «двунадесять» — 12) — шулай ук олы бәйрәмнәр, аларның өчесе — күчмә, алар Пасханы бәйрәм итү көненә бәйле: Иисус Христосның Иерусалимга керүе (Вход Господень в Иерусалим) яки Кызыл таллы якшәмбе (Вербное воскресенье), Пасхага бер атна кала бәйрәм ителә; Иисус Христосның күккә ашуы (Вознесение Господне), Пасхадан соң 40 нчы көндә; Изге рухның апостолларга иңүе (Сошествие Святого Духа на апостолов) яки Изге Троица көне (День Святой Троицы, башка исеме — Пятидесятница), Пасхадан соң 50 нче көндә. Күчми торганнары: Иисус Христосның тууы яки Раштуа (Рождество Христово), иске стиль белән 25 декабрьдә яңача 7 гыйнварда бәйрәм ителә; Иисус Христосның Чукынуы (Богоявление яки Крещение Господне), 6–19 гыйнварда; Күрешү көне (Сретение Господне), 2–15 февральдә; Изге Мәрьям Анага Изге хәбәр килү (Благовещение Пресвятой Богородицы), 25 март — 7 апрельдә; Иисус Христосның үзгәрүе (Преображение Господне), 6–19 августта; Изге Мәрьям ананың вафаты (Успение Пресвятой Богородицы), 15–28 августта; Изге Мәрьям Ананың тууы (Рождество Пресвятой Богородицы), 8–21 сентябрьдә; Иисус Христосның тәресен күтәрү (Воздвижение Честного и Животворящего Креста Господня), 14–27 сентябрьдә; Изге Мәрьям Ананы храмга кертү (Введение во храм Пресвятой Богородицы), 21 ноябрь — 4 декабрьдә; Уникеле булмаган олы православие бәйрәмнәре: Иисус Христосның сөннәтләнүе (Обрезание господне), 1–14 гыйнварда; Иоанн Предтечаның тууы (Рождество Иоанна Предтечи), 24 июнь — 7 июльдә; Изге апостоллар Пётр һәм Павел көне (День Святых первоверховных апостолов Петра и Павла), 29 июнь — 12 июльдә, ТРда әлеге бәйрәмне керәшен татарлар аеруча тантаналы төстә уздыра; Башы чабылган Иоанн Предтечаны искә алу көне (Усекновение главы Пророка, Предтечи и Крестителя господня Иоанна), 29 август — 11 сентябрьдә; Изге Мәрьям Ана Япмасы бәйрәме (Покров Пресвятой Богородицы), 1–14 октябрьдә. Болардан кала, Могҗиза күрсәтүче Николай (Святитель Николай) көннәре аеруча ихтирам ителә (9–22 май һәм 6–19 декабрь). Урта һәм кече православие бәйрәмнәренә җирле хөрмәтләнүче изгеләр, иконалар, чиркәү тарихыннан җирле әһәмияткә ия вакыйгалар хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәмнәр керә.
ТРда гомум кабул ителгәннәр белән бергә җирле ихтирам ителүче могҗизалы иконалар: Казан Мәрьям Ана иконасының күренүе (8/21 июль), 1612 елда Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү хөрмәтенә Казан Мәрьям Ана иконасы (22 октябрь/4 ноябрь), Седмиозёрный Мәрьям Ана иконасы (26/9 июль, 13/26 октябрь), Грузия Мәрьям Ана иконасы (22 август/4 сентябрь) көннәре һәм җирле хөрмәтләнүче изгеләр бәйрәмнәре (кара Казан изгеләре) үткәрелә.
Месяцеслов Казанских святых. [Б. м.], 2001;
Филарет (Златоустов). Праздники Русской Православной Церкви. К., 2004.
А.В.Климин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.