Биографиясе

1927 елның 15 ноябре, Украина ССР, Хмельницкий шәһәре – 1998 елның 24 авусты, Азнакай шәһәре.

Михаил Петрович Гриньнең энесе.

1948–1950 елларда «Татнефтеразведка» трестының Кырымсарай нефтеразведкасында тракторчы, дизельче, бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.

1950–1990 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Азнакай бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, бораулау мастеры.

М.П.Гринь бригадасы 1972–1975 елларда СССР Нефть сәнәгате министрлыгында иң яхшылардан санала.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге хезмәттәге югары уңышлары һәм хезмәт процессларын камилләштерү нигезендә скважиналар төзү вакытын кыскарту өчен социалистик ярыш оештыруы, бораулау эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүдә резервлардан оста файдалануы, остазлык хәрәкәтен җәелдерүе өчен бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т.2.