Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр нигезләнә. Авылның беренче хуҗалары – дворяннар Ачкасов, Хитров, Е.И.Великопольский. Фаразланганча, атамасы генерал-майорның хатыны Н.С.Великопольскаяга (тумыштан княгиня Болховская) нисбәтле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (алпавыт хатын Красицкаяның элеккеге крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, вак-төякләр кибете, табаклы тимер һәм калай эшкәртү остаханәсе (чиләкләр, тазлар һ.б. җитештерү) эшли. 1913 елда мәктәп ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 511,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Надеждино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Горький исем. колхоз оештырыла. 1950 елда «День Красной Армии» колхозы белән берләштерелеп, яңа хуҗалык «Боевик» колхозына кушыла (аңа хәзерге вакытта сакланмаган Олы Кадиле, Неялово авыллары, шулай ук Олы Бутырка авылы керә), 1953 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1956 елда) соңгысының исеме «Путь к коммунизму» дип үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша), аңа «Победа» (1957 елдан, үзәк утары – Петрово авылы), «Серп и молот» (үзәк утары – Урта Ия авылы), «Победа» (1960 елдан, үзәк утары – Аркатау авылы) колхозлары керә.

1992 елдан авылда – «Надежда» колхозы, 1997 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1999 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Авылда урта мәктәп (1987 елдан, Аркатау авылыннан күчерелә), мәдәният йорты (1976 елдан – клуб, 2020 елдан – күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1980 елдан, башта – мәдәният йорты бинасында, 2007 елдан административ бинада урнаша), күпфункцияле үзәк (2020 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Надежда» рус җыры ансамбле эшли (2014 елдан, 2020 елдан – халык ансамбле, оештыручысы һәм җитәкчесе – Т.С.Гаврилова).

Күренекле кешеләре

Б.А.Аполлонов (1924–1981) – җырчы (баритон), ТАССРның, РСФСРның атказанган артисты;

Л.А.Аполлонов (1922–1997) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

А.В.Богов (1936 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты;

А.Ф.Павлов (1938 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор, ТССРның атказанган машина төзүчесе, Украина ССРның Дәүләт бүләге, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты, Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры;

М.Ф.Павлова (1954 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 27 ир-ат;
1859 елда – 187,
1897 елда – 371,
1908 елда – 384,
1920 елда – 319,
1926 елда – 400,
1949 елда – 344,
1958 елда – 305,
1970 елда – 228,
1979 елда – 217,
1989 елда – 259,
2002 елда – 256,
2010 елда – 249,
2020 елда – 269 кеше (руслар).