- РУС
- ТАТ
1936 елда Казан медицина институтының стоматология кафедрасы һәм стоматология клиникасы нигезендә ачыла. Институтта 26 кафедра, шул исәптән 3 се профильле (терапия, стоматология ортопедиясе һәм хирургиясе, клиника һәм поликлиника) була. Күренекле галим стоматологлар С.И.Вайс, И.М.Оксман, И.М.Утробин һ.б. эшлиләр; гомуми медицина дисциплиналарын Казан медицина институтының әйдәп баручы профессорлары укыта. Һәр елда 100 студент кабул ителә. Барлыгы 1 меңгә якын белгеч әзерләнә. 1954 елда Казан стоматология институты
Казан медицина институтының стоматология факультеты итеп үзгәртелә.
Тихонов Г.Ф. Казанский государственный стоматологический институт к 30-летней годовщине Великой Октябрьской социалистической революции // Тр. Казан. гос. стоматологического ин-та. 1949. Вып. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.