Биографиясе

1910 елның 3 июле, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Мөслим авылы – 1979 елның 7 феврале, Казан.

1936 елда Татар театр техникумын тәмамлый. 1936–1961 елларда Татар академиясе театры актрисасы, 1961–1976 елларда Татар филармониясе солисты.

Иҗаты

Театр сәхнәсендә башлыча яшүсмерләрнең комик рольләрен башкара: Яша («Әбләй авылы», Ф.Хөсни), Мәхмүт («Миңлекамал», М.Әмир), Гали («Тапкыр егет», Д.Аппакова), Әпсәләм («Каюм Насыйри», М.Гали һәм Х.Уразиков). Музыкаль драма спектакльләрендә Маһинур, Хәмидә, Наҗия («Бишбүләк», «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», Т.Гыйззәт) кебек төп рольләрне башкара.

Басыйрова актив концерт эшчәнлеге алып бара. Җырчы Татарстан композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан бай репертуар булдыра. Халык иҗаты әсәрләреннән авыл көйләре жанрындагы җырларны аеруча зур осталык белән башкара. Аның башкаруында татар халкының «Дөм-дөм», «Мөслим», «Өй артында шомыртым», «Су буйлап» һ.б. җырлары зур популярлык казана.

Басыйрова үзенчәлекле актерлык һәм җырлау сәләтенә ия була.

Награды

Ике «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор – Ф.Ш.Салитова