Эчтәлек

1863 елның 26 апреле, Петербург губернасы Кронштадт шәһәре — 1937 елның 20 ноябре, Казакъстан ССР, Чимкент шәһәре.

1887 елда Петербург руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, Санкт-Петербург һәм Кронштадт чиркәүләрендә рухани.

1902 елдан — монахлыкта, архимандрит, Урмия шәһәрендә (Иран) рухани миссия башлыгы.

1904 елдан Гдов епискобы, Петербург епархиясе викарие, 1908 елдан Тамбов һәм Шацк епискобы (1913 елдан — архиепископ).

1917–1918 елларда Рус Православие чиркәве Җирле соборында катнаша (патриархлыкка кандидат).

1918 елда Тифлис һәм Баку митрополиты итеп билгеләнә, әмма, Грузия Православие чиркәвенең мөстәкыйльлек игълан итүе сәбәпле, вазифаларын башкарырга өлгерми.

1918–1919 елларда Мәскәүдә патриарх Тихон администрациясе хезмәткәре. 1919–1920 елларда совет хакимиятенә каршы эшчәнлектә гаепләнә, төрмәгә ябыла.

1920–1929 елларда Казан һәм Зөя митрополиты, берничә тапкыр кулга алына (1920–1922, 1922–1924).

1924 елда Мәскәүгә кайта, патриарх Тихонның Урын саклаучысы итеп билгеләнә.

1925 елның башында кулга алына, Вятка губернасының Котельнич шәһәренә сөрелә. 1927 елда Красноярск краена җибәрелә. Православие чиркәвенең совет хакимиятенә карата күндәмлек саклавына каршы чыгучы чиркәү оппозициясе лидерларының берсе (Кирилл чиркәүнең подпольега китүен таләп итә).

1933 елда азат ителгәннән соң, Гжатск шәһәрендә (хәзер Смоленск өлкәсендәге Гагарин шәһәре) яши, 1934 елда Көньяк Казакъстанга сөргенгә озатыла, 1937 елда кулга алына, НКВД «өчлеге»нең хөкем карары буенча атыла.

2000 елда изгеләштерелә, 20 ноябрьдә — һәлак булган көнендә искә алына.

Әдәбият

Журавский А.В. Во имя правды и достоинства церкви: Жизнеописание и труды священномученика Кирилла Казанского в контексте исторических событий и церковных разделений XX века. М., 2004.                       

Автор – Е.В.Липаков