Казан губерна земство идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның 3 июненнән 31 августына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 89 саны чыга.

Мөхәррире Н.А.Ильяшенко. Казанда вак һәм эре сәнәгатькә, янгынга каршы көрәш чараларына, һөнәри белем бирү һәм авыл хуҗалыгына багышланган халыкара күргәзмә ачылу уңаеннан оештырыла.

Беренче (сынау өчен чыгарылган) саны 1909 елның 15 маенда басыла.

Юнәлеше

Газетаның баш мәкаләләрендә сәнәгать, сәүдә һәм һөнәрчелек үсешенең актуаль проблемалары яктыртыла, Россия империясенең 1908 елгы икътисади үсешен күрсәткән статистик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре анализлана, рус һәм чит илләр тормышы хәлләренә күзәтүләр ясала.

Даими рубрикалары: «Дәүләт банкының Казан бүлеге фондлары бюллетене», «Күргәзмә хроникасы», «Бүлекләрдәге экспонатлар исемлеге», «Күргәзмә комитеты утырышларыннан».

Земстволар, бигрәк тә күргәзмәдә павильоннары булган земстволар эшенә анализ ясауга зур игътибар бирелә. Материалларның күпчелеге Казан халкы һәм шәһәргә килгән кунакларга исәп тотып эшләнә: Казанның истәлекле урыннары, кибетләре, күренекле фирмалары, шәһәрнең театр, музыка һәм спортка караган яңалыклары турында хәбәрләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова