- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1972), профессор (1979), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1988)
1938 елның 10 ноябре, Казан – 1989 елның 4 феврале, шунда ук.
Казан университетын 1960 елда тәмамлый, шунда ук органик кушылмаларның төзелешен өйрәнү лабораториясендә эшли.
1965 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында: 1981 елдан табигый кушылмалар химиясе лабораториясе мөдире, 1987 елдан директор урынбасары, 1988 елдан директор.
Хезмәтләре органик һәм элементорганик кушылмаларның конформацион анализына, эчке молекуляр электрон тәэсирләшүенә, полярлыгына, полярлашучанлыгына бәйле. Электрик, электр- һәм магнетоптик ысулларны молекулаларның төзелешен билгеләүдә комплекслы куллану буенча фәнни юнәлешне башлап җибәрә.
Эчке әйләнеш күчәрләре күп булган катлаулы молекулаларны конформацион анализлау юлларын эшли, төрле класс кушылмаларның электрон һәм конформацион төзелешләре закончалыкларын билгели. Конформацион тикшеренү практикасына Рэлеевча яктылык таралу, Керр, Коттон–Мутон эффектлары ысулларын кертә; аларны комплекслы куллану органик, нәорганик, элементорганик һәм табигый кушылмаларның өйрәнелә торган классларын киңәйтергә мөмкинлек бирә, шулай ук молекулаларның эчке әйләнеше проблемалары белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне чишә.
Күп кенә цикллы кушылу реакцияләренең стереохимиясен өйрәнә. «Молекулаларның полярлашучанлыгы» («Поляризуемость молекул», М., 1980) һәм «Индуктив эффект» («Индуктивный эффект», М., 1987) монографияләрендә Верещагин беренче тапкыр молекулаларның үзлекләрен һәм химик бәйләнешләрен – полярлылык һәм полярлашучанлыкны тикшеренүләрен гомумиләштерә һәм системалаштыра. Бу, электростатик характердагы эчке молекуляр тәэсир итешү комплексы буларак, индуктив эффект механизмы турындагы ярты гасыр дәвам иткән бәхәсләрне туктатырга мөмкинлек бирә.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Характеристики анизотропии поляризуемости молекул. М., 1982.
Методологические вопросы структурной химии // Химия и мировоззрение. М., 1986.
Индуктивный эффект. Константы заместителей для корреляционного анализа. М.,1988.
Коновалов А.И. К 60-летию со дня рождения А.Н.Верещагина // Журнал общей химии. 1988. Т. 68, выпуск 11.
Арбузов Б.А., Визель А.О., Бредихин А.А. Он не собирался подводить итоги (памяти А.Н.Верещагина) // Наука. 1989. 21 февраля.
Валеев Д.Н. Три лика. М.,1990.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.