Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Югары Ослан волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – “Красный партизан” колхозы (Яр буе Морквашы авылы; 1952 елда “Партизан” колхозы итеп үзгәртелә), 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” (Яр буе Морквашы авылы) совхозы составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халык саны

1938 елда – 51,
1949 елда – 43,
1958 елда – 51,
1970 елда – 26,
1979 елда – 15,
1989 елда – 6,
2002 елда – 2,
2010 елда – яшәүчеләр юк,
2017 елда – 25 кеше (руслар, татарлар).