Биографиясе

1840 елның 17 марты, Мәскәү – 1919 елның 10 июне, Казан.

Мәскәү университетында укый, 1864 елда Дерпт университетын тәмамлый. 1869 елдан Казан университетында, 1871 елдан профессор һәм гистология кафедрасы мөдире.

Казан нейрогистологлары фәнни мәктәбенә һәм илебездә гистологиягә нигез салучыларның берсе. 1873–1876, 1890–1892 елларда медицина факультеты деканы, 1903 елдан гистология лабораториясе җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Тере организмның нерв элементларын зәңгәр метилен ярдәмендә буяу ысулын гамәлгә кертә һәм камилләштерә.

Хезмәтләре нерв системасы гистологиясенә карый.

Хезмәтләре

Концевые аппараты вкусового нерва // Неврологический вестник. 1893. Т.1, выпуск 1.

Учение о нейронах перед судом новейших исследований // Неврологический вестник. 1900. Т.8, выпуск 2.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.2.