- РУС
- ТАТ
инженер-механик
1925 елның 21 мае, Ленинград — 1990 елның 30 марты, Казан.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1949), Казан оптика-механика заводында: револьвер участогы мастеры, автомат-штамповкалау цехы башлыгы, план-җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары, директор (1961 елдан).
1963–1990 елларда Татарстан «Свияга» ҖБ дә, генераль директор. Ханеев җитәкчелегендә берләшмәдә предприятиене реконструкцияләү уздырыла, яңа җитештерү куәтләре төзелә, радиоэлектрон төзәү (СССР Дәүләт бүләге, 1970) һәм радиолокацион тану-аеру системаларын, халык куллану товарларын (электрофоннар, стереосистемалар һ.б.) серияләп эшләп чыгару үзләштерелә.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Элекке завод идарәсе бинасына (Петербург урамы) Ханеев хөрмәтенә мемориаль такта куела.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.