Эчтәлек

1920 ел, Бөгелмә кантоны Уразай авылы — 1954 елның 4 апреле, Теләче районы Саурыш авылы.

1937 елдан Үргәнеч шәһәрендә (Үзбәкстан) яши. Шунда Укытучылар институтын тәмамлый (1939) һәм 1941 елга кадәр институтка әзерләү курсларында, 1941–1942 елда Азнакай районы мәктәпләрендә укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша: Орёл шәһәре янындагы сугышларның берсендә каты яралана.

1945 елдан башта Арча педагогия училищесендә, аннары Теләче районы Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

«Балаларга бүләк» (1947), «Гөлбакча» (1948; 2 нче басмасы 1996), «Күңелле ел» (1951), «Дуслык» (1953), «Сыналган мәхәббәт» (1956), «Тамчы тамганда» (1957; 2 нче басмасы 1990) исемле шигъри җыентыклар авторы.

Кайбер әсәрләре «Татар балалар поэзиясе антологиясе»нә (1980) кертелгән.

Әдәбият

Нур Г. Үсү юлында // Совет әдәбияты. 1950. № 2.