Биографиясе

1932 елның 31 мае, Казан — 2015 ел.

1955 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли: 1958–1960 елларда Хисаплау үзәгендә; 1960 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында, кырый мәсьәләләр бүлеге мөдире (1968 елдан), директор (1981–1990), баш фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аэрогидродинамиканың кайтма кырый мәсьәләләренә, саркыту һәм шартлау теорияләренә карый. Ильинский конструкцияләрнең җир асты контурларын рациональ проектлаштыру мәсьәләләрен чишүнең аналитик һәм санча ысулларын эшли, шартлатып ыргытуга һәм тоткарлыкны тишеп үтүгә тәэсир итүчән импульслы-гидродинамик модель вариантларын тәкъдим итә һәм аларның кулланылу кысаларын исбатлый. Һава агымы белән идарә итә торган җайланмалары булган канат профильләре формаларын төзүгә һәм оптимальләштерүгә караган күп кенә мәсьәләләрне чишә, алдан билгеләнгән аэродинамик сыйфатланмалары буенча, самолётларның канат профильләрен төзегәндә, математик физиканың төгәл куелмаган мәсьәләләре квазичишелеше теориясенә таянып, катгый нигезләнгән математик якын килүне дәлилли.

Бүләкләре

ТР ФАнең Х.Мөштәри исемендәге бүләге лауреаты (1999). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Методы построения подземного контура гидротехнических сооружений. Обратные краевые задачи теории фильтрации. К., 1963 (автордаш);

Краевая задача напорной фильтрации // Докл. АН СССР. 1965. Т. 161, № 5;

Краевые задачи теории взрыва. К., 1986 (автордаш);

Обратные краевые задачи аэрогидродинамики. М., 1994 (автордаш);

Построение безотрывно обтекаемого крылового профиля с отбором внешнего потока в некотором диапазоне углов атаки // Изв. РАН. Механика жидкости и газа. 2000. № 4 (автордаш).