Эчтәлек

Биографиясе

1946 елның 1 гыйнвары, Казан — 2018 елның 5 мае.

Үзәк физкультура институтын тәмамлый (Мәскәү, 1972). «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан), тренерлары — Н.И.Моряшичев, Г.М.Кондратьев (1963–1967), Г.А.Сапунов (1967–1972). СССР (1964, яшүсмерләр арасында), Европа (1966, яшьләр арасында), «Италия Зур призы» Европа турниры (1966) чемпионы, И.М.Поддубный исемендәге призга халыкара турнирда җиңүче (1971).

СССР чемпионатында 1965 (бронза), 1970 (көмеш), 1971 (бронза), «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Үзәк советы чемпионатында 1971 (бронза), СССР халыклары спартакиадаларында 1971 (бронза) медальләр ала.

1972–1976 елларда югары спорт осталыгы мәктәбендә, 1976–1985 елларда Урицкий исемендәге СКнда, 1985 елдан муниципаль берәмлек башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитетында (Казан) өлкән тренер.

Шәкертләре арасында РСФСР, СССР, РФ беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм медаль алучылар В.И.Бусыгин, Д.Р.Закиров, Л.М.Кәримов, Н.М.Мөхәрләмов, А.В.Свиридов, Ю.Ю.Станкевич бар.