Тарихы

1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы, мәчет, мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1378,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Ишле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе –Ш.Хәлилов), 1959 елда “Алга” колхозы (Яңа Ишле авылы) составына керә, 1990 елда “Маяк” колхозы аерылып чыга. 1995 елдан – “Алга” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Дрожжаное” агрофирмасы составында, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Иске Ишле” филиалында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елда – сигезьеллык (1998 елда яңа бина төзелә), 2003 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, китапханә (1923 елдан уку өе, 1998 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Б.А.Гафуров (1954 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен”, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, Мактау орденнары кавалеры;

Д.А.Гафуров (1951 елда туган) – галим-агроном, хакимият-хуҗалык хезмәткәре ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Алга” колхозы рәисе (1982–1990 елларда), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (1990–1997 елларда), Чүпрәле районы хакимияте башлыгы (1998–2007 елларда);

З.Н.Невметов (1938–2015) – юрист, эчке эшләр органнары хезмәткәре, милиция полковнигы, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, “Почет Билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 627,
1897 елда – 817,
1913 елда – 1001,
1920 елда – 1050,
1926 елда – 998,
1938 елда – 1331,
1949 елда – 939,
1958 елда – 814,
1970 елда – 913,
1979 елда – 598,
1989 елда – 339,
2002 елда – 334,
2010 елда – 301,
2018 елда – 234 кеше (татарлар).