Тарихы

XVII йөздән мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында XVI йөзнең беренче яртысында нигез салына). Революциягә кадәрге чыганакларда Благовещенский буларак билгеле.

Башта Казан Архиерей йорты карамагында була. 1764 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балык тоту, бакчачылык, агач хәзерләү, мичкә ясау, балта эше һәм тимерчелек тарала.

XVII йөз башында Омар елгасында тегермән эшли (6 он тарту ташы, тары тарткыч һәм солод заводы), ул Архиерей йорты карамагында була.

1753 елда авылда Благовещение чиркәве төзелә, 1806 елда чиркәү киңәйтелә, 1876–1877 елларда болдыры, коймасы яңартыла, чиркәү җылытыла; классицизм элементлары белән барокко стилендә дини архитектура истәлеге.

1843 елда анда Дәүләт милке министрлыгының приход училищесе ачыла, 1872 елда аның җирлегендә Халык мәгарифе министрлыгының ир балалар өчен ике сыйныфлы мәктәбе булдырыла (сәүдәгәр Л.Рогов төзеткән үзенең ике катлы бинасында урнаша). 1873 елда кыз балалар өчен бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (вакытлыча алынган фатирда урнаша).

XX йөз башында авылда волость идарәсе, этаплап күчерү йорты урнаша; Благовещение чиркәве, медицина һәм ветеринария фельдшер-акушерлык пункты, тегермән, 3 тимерче алачыгы, 2 постау басу һәм 2 йон-тукыма ману йорты, казна шәраб һәм 12 вак-төякләр кибете, 2 сыраханә, чәйханә була; дүшәмбе саен базар һәм 2 ярминкә: Ивановкада (24 июнь) һәм Ильинкада (20 июль) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 7554,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар (Благовещение) волосте үзәге (Яңавыл, Бүкәнле, Вандовка, Дегетле, Никольский, Омар Пүчинкәсе, Покровка, Уразбакты,Урманчы авыллары керә). 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – авылда “1 Мая” колхозы (шул ук елны таркатыла), 1930 елда “Рассвет” колхозы (беренче рәисе – П.А.Колпаков) оештырыла. 1970 елда “Октябрь” колхозы белән бергә (Дегетле авылы) “Омар” совхозы итеп үзгәртелә. 1997 елдан – “Омар” күмәк предприятиесе (2002 елга кадәр). 2007 елдан – “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Омар авыл җирлегенә кергән барлык авыллар территориясендә).

1944–1955 елларда авыл территориясендә машина-трактор станциясе эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда – икенче баскыч башлангыч мәктәп, соңрак колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1956 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1983 елда яңа бина төзелә). 1971 елда күрше авыллардан килеп укучылар өчен интернат төзелә.

1918 елда – И.И.Диков йортында хастаханә ачыла (1941 елда элекке волость идарәсе бинасына күчерелә), 1941 елда – ветеринария хастаханәсе (1985 елдан мәктәп бинасында урнаша), 1918 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1919 елда) – уку өе (беренче хезмәткәре – А.П.Булашова, фондны тулыландыруда Н.К.Крупская катнаша), 1947 елда – китапханә, 1921 елда – беренче балалар бакчасы, 1935 елда – колхоз балалар бакчасы (вакыт-вакыт, уңыш җыйганда эшли), 1964 елда даими нигездә эшләүче балалар бакчасы (1996 елда яңа бина төзелә, 2006 елда мәктәп бинасына күчерелә) ачыла. 1977 елда клуб төзелә.

Күренекле кешеләре

К.Н.Араков (1925–?) — РСФСР ның атказанган укытучысы.

Халык саны

1782 елда — 1059 ир-ат;
1834 елда — 2833,
1850 елда — 2640,
1859 елда — 2935,
1897 елда — 2875,
1908 елда — 2987,
1920 елда — 2777,
1926 елда — 2232,
1938 елда — 1329,
1949 елда — 692,
1958 елда — 804,
1970 елда — 770,
1979 елда — 685,
1989 елда — 595,
2002 елда — 488,
2010 елда — 414,
2017 елда — 346 кеше (руслар – 84%, татарлар – 15%, башка милләтләр – 1%).