Биографиясе

1933 елның 10 декабрендә Мөслим районы Мөслим авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1956). «Кызыл таң» газетасында эшли (Уфа шәһәре). 1966 елдан Казан университетында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки шигырь теориясенә һәм тарихына, төрки-татар шигыре төзелешенә, гомумтөрки шигыренең генезисына һәм борынгы формаларына, фольклор жанрларына, борынгы төркиләрнең этник һәм этномәдәни тарихына карый.

Хезмәтләре

Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе Казан, 1979 (автордаш).

Гомумтөрки поэзиясенең яралуы һәм иң борынгы формалары. Казан, 1999.

Шигърият дөньясына сәяхәт. Фольклордан классик язма шигырьгә күчеш тарихыннан. Казан, 1999.

Әдәбият

Российские фольклористы. Справочник. М., 1994.