Биографиясе

Гомер еллары: XVIII йөз.

Каргалы бистәсе старшинасы. 1773 елның октябрь башында патша хакимияте тәртипләре белән килешмәүчеләрдән 500 кешелек полк оештыра. 1773–1774 елларда Оренбург тирәсендәге сугышларда катнаша.

1774 елда старшина А.Абдуллин җитәкчелегендәге хакимиятләргә турылыклы Каргалы авылы кешеләре тарафыннан кулга алына. Соңыннан азат ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. Казань, 1973.

Муса Улеев // Оренбургская Пушкинская энциклопедия. Оренбург, 1997.