Эчтәлек

1844 елда Казан университетында К.К.Клаус тарафыннан ачыла, исеме Россия хөрмәтенә (соңгы чор латин телендә Ruthenia – Россия) бирелә.

Табигатьтә масса саны 96, 98–102, 104 булган тотрыклы 7 изотобы бар. Массасы буенча Җир кабыгының 5•10-7 % ын тәшкил итә. Минераллары  – рутенийлы сысерскит (Os, Ir, Ru), рутенийлы невьянскит (Ir, Os, Ru), ауросмирит (Ir, Os, Au), осрутин (Ru, Os); изоморф катышма буларак саф Pt һәм бакыр-никельле мәгъдән минералларына керә.

Төш реакторларында уран бүленгәндә, шактый микъдарда рутений хасил була. Рутений – көмешсыман ялтыравыклы, соргылт төсмерле уалучан металл, тыгызлыгы 12,37 г/куб.см, эрү температурасы 2250 °C, кайнау температурасы 4200 °C.

Компактлы рутений кислоталарга (патша аракысына – 100 °C ка кадәр, H2SO4 кә 300 °C ка җылытканда да тотрыклы кала) һәм селтеләргә тотрыклы; порошоксыман халәттә NaClO эремәләре, пероксидлар эретмәләре белән тәэсир итешә.

Комплекслы кушылмалар хасил итә. Рутений табу чыганаклары – платиналы металлар эшкәртүдән калган ярымпродуктлар, никель җитештерү шламнарын эшкәртүдән калган рутенийлы калдыклар. Рутений коелмаларының төп үзлекләре – аларның катылыгы һәм чыдамлыгы.

Саклагыч катламнар (электр контактлары, титан электродлар), декоратив капламнар (ювелир эшләнмәләр) ясауда, фарфор өчен буяулар әзерләүдә, кайбер органик реакцияләрдә катализатор сыйфатында кулланыла.

Әдәбият

Краткая химическая энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Химия: Большой энцикл. словарь. М., 2000.